Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Иҗтимагый палата Дәүләт Советына сайлауларда Күзәтүчеләр ачык штабын оештырды

Орган сайлау процессын объектив бәяләячәк һәм мөмкин булган хокук бозуларга тиз арада җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда күзәтүчеләрнең ачык штабын оештыра. Бу хакта Хокук мәсьәләләре, иҗтимагый контроль һәм экспертиза буенча комиссия утырышында Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.

«Республиканың Иҗтимагый палатасында сайлау кампаниясенең барышын бәяләгән мәҗбүри карарлар кабул итү вәкаләтләреннән башка формаль булмаган орган булдыру идеясе туды. Бу бик мөһим. Без экспертлар, политологлар, галимнәр, массакүләм мәгълүмат чаралары, партия һәм кандидатлар белән, сайлаулар адресына тәнкыйть кисәтүләрен киметү өчен, сайлау процессының теге яки бу этапларында теге яки бу проблемалар турында фикер алышырга тырышырга кирәк дип саныйбыз», - диде Фомин.

Аның сүзләренчә, аерым алганда, Россия Президентын сайлауда, җәмәгать күзәтүчеләре нигездә бары тик тавыш бирү көнендә генә эшкә юнәлтелгән булган. Хәзер күзәтүчеләр штабы сайлау процессының барышына бәя бирәчәк: кандидатларны тәкъдим итү, эфир вакытын бүлү, җәмәгать чараларын үткәрү, сайлаучылар белән очрашулар һәм башкалар каралачак.

Штаб эше кысаларында даими рәвештә кайнар линия эшләячәк, анда республиканың һәр кешесе мөрәҗәгать итә алачак. Татарстанлыларның мөрәҗәгатьләрен чакырылган экспертлар һәм белгечләр кабул итәчәк. Аларның һәркайсына анализ ясалачак, дип сөйләде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин.

Ул Ачык штаб сайлау процессының үтә күренмәлелеген, сайлаулар турындагы мәгълүматның сыйфатын һәм һәркем өчен ачык булуын, кандидатларның агитация эшенең законлылыгын, агитациянең барлык рәвешләренә тигез үтеп керүен, шулай ук сайлаучыларның хокукларын саклауны тикшерәчәк, диде.

Моннан тыш, күзәтүчеләр штабы Татарстанда «Мобиль сайлаучы» механизмы эшенең нәтиҗәлелеген һәм республика халкының үз тавышларын үзләренә уңайлы булган урыннарда бирү мөмкинлеге турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын бәяләячәк, дип өстәде Гафиятуллин.

Фото: архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191139/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X