Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Казанга WorldSkills чемпионатында катнашучыларның беренче делегациясе килде

«Казан» халыкара аэропортында WorldSkills Kazan 2019 чемпионатында катнашучы Иран вәкилләрен каршы алдылар.

«Казан» халыкара аэропортында WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучы Ираннан килгән тәүге делегатларны җыр-биюләр белән каршы алдылар.

Иран делегатларын каршы алучылар арасында ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле артистлары, WorldSkills волонтерлары, Иранның Казандагы консулы Малекоддин Шафагат, Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов бар иде.

«Бүгеннән Казанга барлык катнашучылар һәм командалар килә башлый. Иран командасы составында барлыгы 44 кеше, алар 11 компетенция буенча ярышларда катнашачак», - диде Андрей Поминов.

Казанда узачак WorldSkills чемпионаты анда катнашачак илләрнең саны буенча рекорд куя. Чемпионатка төрле илләрдән барлыгы 63 команда киләчәк.

«Бездә Россия хакында мәгълүмат бар, бирегә үзебезне нәрсә көткәнен белеп килдек. Хәзерге вакытта Россия һәм Иран төрле тармакларда хезмәттәшлек итә һәм без моның белән горурланабыз. Бездә Россия оештыручылары белән хезмәттәшлек итү турында меморандум да бар», - дип искәртте Иран командасы җитәкчесе Риза Баджулант.

Чемпионатта катнашучылар үзләренең яшәү урыннарына юл тотты, тиздән алар ярышларга әзерләнә башлаячак.

Иран командасы составында барлыгы 44 кеше. Төп ярышларда 11 конкурсант 11 компетенциядә ярышачак.

Һөнәри осталык буенча ярышлар «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясендә 22-27 август көннәрендә узачак.

Фото: Михаил Захаров

 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/15/191608/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X