Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Кондратьев: Конституциядә яшьләр сәясәтен искә алу аларга ярдәм итүгә китерәчәк

Россия һәм аның субъектларының уртак карамагына шулай ук яшьләр сәясәтендәге гомуми мәсьәләләрне дә өстәргә ниятлиләр.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр (анда яшьләр сәясәте дә искә алыначак) Россиядә яшьләргә ярдәм күрсәтүнең бердәм системасын кертергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук яшьләр белән эшләү өчен җаваплылык билгеләячәк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

 

«Конституциядә яшьләр сәясәтен искә алу ил территориясендә яшьләргә булышлык күрсәтү һәм үстерүгә бердәм караш булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да, яшьләр сәясәте турында законнар кабул ителгән, яшьләргә ярдәм күрсәтү программалары гамәлдә. Әмма яшьләр турында федераль закон юк. Яшьләр статусын һәм алар белән эшләүгә карата җаваплылыкны Төп законда беркетү гаять мөһим», — дип искәртте ул.

 

Кондратьев шулай ук Татарстанның яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру рейтингында беренче урынны алуын искәртте.

 

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов РФ Конституциясенең 72нче маддәсенә төзәтмәне яшьләр мәсьәләсен үстерү өчен башлангыч нокта дип саный.

 

https://tatar-inform.tatar/news/politics/09-04-2020/kondratiev-konstitutsiyad-yashl-r-s-yas-ten-isk-alu-alarga-yard-m-it-g-kiter-ch-k-5734984

 

Фото: Солтан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X