Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Миңнеханов сәүдә челтәрләрен эшкуарларга товарны өйгә китерүдә ярдәм итәргә чакырды

ТР Президенты эшкуарлар өчен оештырылган онлайн-семинарда катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов зур сәүдә челтәрләре вәкилләренә кулланучыларга товарларны өйгә китереп бирүне оештыруда кече бизнеска ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

 

«Рөстәм Миңнеханов курьер хезмәте яхшы җайга салынган зур сәүдә челтәрләре вәкилләренә төрле кыенлыклар кичерүче зур булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү һәм үзара тәҗрибә уртаклашу үтенече белән мөрәҗәгать итте», — диде Галимова.

 

Бүген ТР Президенты «Кыстыбый» тиз туклану челтәре рестораннарының берсендә булды, биредә әзерләнгән ризыкларны кулланучыларның өенә китереп бирү хезмәте җайга салынган. Рөстәм Миңнехановка онлайн-заказның ничек рәсмиләштерелүен күрсәттеләр. Республикадагы башка рестораторларның әлеге бурычны ничек хәл итүен ачыклау өчен, ТР Президенты видеоэлемтә режимында җәмәгать туклануы предприятиеләре вәкилләре белән аралашты.

 

Бүген Татарстанда эшкуарлар өчен тәүге онлайн-семинар узды. Анда бизнесменнарга коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә бәйле рәвештә кертелгән чикләү шартларында сатуларның күләмен киметмәү юллары хакында сөйләделәр. Онлайн-семинарда 1 меңнән артык кеше катнашты.

https://tatar-inform.tatar/news/business/29-03-2020/mi-nehanov-s-d-chelt-rl-ren-eshkuarlarga-tovarny-yg-kiter-d-yard-m-it-rg-chakyrdy-5732392

 

Фото: пресс-служба Президента РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X