Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Минтимер Шәймиев: В.П.Энгельгард исемендәге обсерватория ЮНЕСКО исемлегенә керергә лаек

ЮНЕСКОда аэрокосмик һәм астрономик юнәлешләргә ихтыяҗ бар, диде М.Шәймиев.

Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе ЮНЕСКО номинациясенә дәгъва кыларга лаек. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә шулай дип белдерде.

 Бүген Казан Кремлендә ЮНЕСКО илчесенең "Ихлас күңелдән" дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. 

 "Без хәзер эшкә керешәбез. ЮНЕСКО номинацияләрендә шундый юнәлеш тә бар һәм аның белән сирәк шөгыльләнәләр. Бу аэрокосмик һәм астрономия юнәлеше. Энгельгард исемендәге астрономия обсерваториясе номинация әзерләүгә лаек. Бу яңа юнәлеш булачак, әмма ЮНЕСКОда моңа ихтыяҗ бар һәм бу бик мөһим. Алга барырга кирәк. Космос биредә тәкъдим ителмәгән", - диде Минимер Шәймиев.

 ЮНЕСКО илчесе әлеге мөмкинлектән файдаланып, обсерваторияне бөтен дөньяга танытырга һәм күрсәтергә кирәклеген әйтте.

 Татарстанның барлыгы өч объекты ЮНЕСКО исемлегенә кертелде. Болар Казан Кремле (2000 ел), Болгар тарихи-археология комплексы (2014 ел) һәм Зөя утрау шәһәрендә Успение соборы (2017 ел).

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды, авторы Лилия Локманова-Хәсәнова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юнеско минтимер шәймиев

2
X