Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Путин Казанда старт алган антропологлар конгрессына уңышлы фикер алышулар теләде

Дәүләт башлыгының сәламләү хаты Казанда Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачылышында укылды.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Казанда старт алган Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессына уңышлы һәм нәтиҗәле фикер алышулар теләде. Дәүләт башлыгының сәламләү хатын “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында чара ачылышында укыдылар.

“Конгресс үз мәйданчыгында Россия һәм чит илдән галимнәрне берләштергән. Чарада катнашучылар составы белән мөһим профильле проблемаларны иң югары дәрәҗәдә хәл итеп була”, - диелгән Владимир Путин хатында.

“Антропологлар һәм этнологларның фәнни фаразлары Россиянең мәдәни һәм дини күптөрлелеген саклап калуда, милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштергәндә, миграция сәясәтен камилләштергәндә бик кирәк”, - дип Путин сүзләрен җиткерделәр.

Сүзен тәмамлап, дәүләт башлыгы Конгресс катнашучыларына уңышлы һәм нәтиҗәле моназаралар теләде. “Кунакчыл һәм күп милләтле Казанда булудан онытылмаслык хис-кичерешләр телим”, - диелгән мөрәҗәгатьтә.

Конгресс эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнашачак. Тематик секция утырышлары 3-5 июльдә узачак.

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189122/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев