Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Римма Ратникова Татарстан журналистлар берлеген йөз еллыгы белән котлады

Казан журналистлар берлеген төзү турында карар 1918 елның 21 декабрендә кабул ителгән.

Иртәгә, 21 декабрьдә, Татарстан журналистлар берлегенә йөз ел тула. Оешманы йөз еллыгы белән аның җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады.

Татарстан журналистлар берлеге җитәкчесе оешма тарихын искә алды. 1918 елның 21 декабрендә Казандагы берничә газета теләктәшлек төркеме оештыра һәм утырышта берләшү кирәклеге нәтиҗәсенә киләләр. 26 декабрьдә Казан журналистлар берлеге Татарстанда беренче иҗтимагый оешма булып оеша. 1930 елда ул бетерелгән. Яңартылган оешма бары тик 1950 еллар ахырында гына барлыкка килә.

“Безнең республикада беренче булып, СССР журналистлар берлегенә, катгый сайлап алу узып, Галим Рябков, Бари Корбанов, Юрий Любимов, Самуил Оффенгенден, Мәрьям Дибаева, Михаил Петров, Шәмси Хамматов керә. Барлыгы ТАССР журналистлар берлеге яңа чакырылышына 53 әгъза алына. Беренче булу хокукына алар иң талантлы, инициативалы, югары профессиональ журналистлар буларак лаек булалар”, – дип искәртә Римма Ратникова.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары республика көндәлек тормышында массакүләм-матбугат чаралары белән өзлексез элемтә булуына һәм Татарстан журналистлар берлегенең республикада иң зур иҗат берлеге икәнлегенә игътибарны юнәлтте. “Безне яраткан һөнәребез берләштерә. Безне аның иминлеге һәм чәчәк атуы өчен иҗат итүдә туган республикабыз берләштерә”, - дип билгеләп үтте ул.

“Журналистлар хәрәкәтендә актив эш алып баручыларга, Журналистикага ышаныч һәм тугрылык белән хезмәт итүчеләргә зур рәхмәт. Интернет эрасы һәм гомуми цифрлашу шартларында һөнәргә тугры калуыгызны, үз аудиториягез өчен кызыклы булуыгызны һәм укучыларыгызның, караучыларыгызның, тыңлаучыларыгызның ышанычын саклавыгызны телим!” – дип төгәлләде үз мөрәҗәгатен Римма Ратникова.

 Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/20/177492/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев