Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«СалаваTik»лар әбиләргә җыр бүләк итә

«СалаваTik»лар әбиләренә булган хисләрен өр яңа җырга салып «Әбием, әбекәем» җырын башкара.

Бүген  интернет киңлекләрендә яңа видео дөнья күрде. Рөстәм Бакиров сүзләренә, Рөстәм Сәрвәров музыка иҗат иткән «Әбием, әбекәем» җырын белмәүче бала сирәктер.
«Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әбиләребез! Шушы сүзне ишетү белән  күз алдыбызга мөлаем бер илаһи зат килеп баса. Өйләребезнең яме, ашларыбызның тәме булган тыйнак та, сөйкемле дә, ак яулыклы әбиләребез турында «СалаваTik»лар һичшиксез  җыр башкарырга тиеш иделәр. Бу җыр бәбиләрнең дә, әбиләрнең дә күңелләренә хуш килер дип өметләнәбез. 
Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, дәү әниләребезгә бу яңа җыр бүләк булсын!»  – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 
«Видеоклипка чын татар әбиен чакырдык. Татарстанның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Г. Камал исемендәге татар Дәүләт академия театры актеры Фирая Әкбәровадан да әби ролен оста башкаручы юк. Ул җырчы йолдызларыбыз белән шундук уртак тел тапты. Бергәләшеп өстәл артында өчпочмаклап “чәй  эчтеләр”. Үзләренең әби-дәү әниләре турында да тәмләп сөйләделәр” – ди проектны оештыручылар. 
Җырчы йолдызларыбыз «СалаваTik»лар да, бер тавыштан,  бу җырны әбиләренә, дәү әниләренә бүләк итеп башкардык, диләр.  
«Минем дәү әниләрем-әбиләрем – Дилә һәм Гөлшат  – иң уңган, иң матур, иң ягымлы кешәләр алар минем.  Дилә дәү әнием безнең белән Биектау районында яши. Шуңа  да ул миңа икенче әнием кебек бик якын. Куллары алтын, оста пешекче ул. Безне тәмле ризыклар белән сыйлый, тегергә ярата, бик матур гөлләр үстерә. Мине дә үзенең осталыгына өйрәтә. Икенче дәү әнием Арчада яши. Бик сабыр, акыллы, тәмле телле кеше, беркайчан да кешегә авыр сүз әйтми ул. Гомер буе балаларга белем биргән, мәктәптә укытучы булып эшләгән. Укырга, язарга да мине ул өйрәтте. Дәү әниләремне бик яратам, аларга озын гомер телим» – ди  «СалаваTik» Сәидә Гарифуллина. 
«Әниемнең әнисе Рәшидә әбием дәү әти белән Сабада гомер итә. Җәйге каникулларны бик зарыгып көтеп алам. Ялларда әбием янына кунакка кайтам. Ул бик ягымлы. Пешергән ризыклары бик тәмле. Икенче дәү әнием Зәмфилә исемле. Ул татар теле укытучысы. Безгә татар телендә берсеннән-берсе кызыклы хиякәяләр укый, безнең белән уйный. Дәү әниләрем иң якын кешеләрем. Бу җырда аларга бүләк.” – дип сүзгә кушыла  Бәхтияр Хәбибуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X