Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара

«СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.

Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкарыунда «Эх, алмагачлары!» видеоклибы дөнья күрде. Аны җырчы балалар татар эстрадасының якты йолдызы – Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Алтын барс» («Татар җыры») премиясе һәм «TMTV» премияләре иясе Данир Сабиров белән берлектә башкаралар. 

Элек-электән татар халкы үзенең көн-күренешен, үзен борчыган, шатландырган һәр нәрсәне җырга-моңга салган. Халыкның тарихын беләсең килсә, аның җырларын тыңла, дип юкка гынап әйтмиләрдер шул. «Эх, алмагачлары!» – дуслык, бер-береңне ярату, хөрмәт итү турындагы җыр. Ул татарларның яратып башкарыла торган иң популяр җырларының берсе. Солдатка озату, туй мәҗлесе, Сабантуй кебек милли бәйрәм-чаралар бу җырдан башка узмаган. Бүгенге көндә дә ул Татарстанда гына түгел, татарлар күпләп яшәгән башка төбәкләрдә җырлана. Ул оптимистик рухта, күңелле итеп башкарыла торган җыр, сүзләре дә бик мәгънәле.

«Репертуар сайлаганда татар халык җырларына аерым басым ясыйбыз. Балалар буыннан-буынга сакланып, җырланып килгән моңнарыбызны белеп үссеннәр иде. «Эх, алмагачлары!» җыры да шундый җырларның берсе. Алма татар халкында иминлек, тынычлык, дуслык, мәхәббәт символы буларак ачыла. Сүзләрнең мәгънәсе дә аерым игътибарга лаек: 

«Алма бит ул, алма бит ул,
Алма бит ул түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә 
Яшик әле бергәләп».

Видеоклипның нигезенә дә дуслык, бердәмлек темасы салынды. Шул темага сценарий яздык. Видеода «СалаваTik»лар бер-берсен дуслык алмасы белән сыйлыйлар, үпкәләшкән булсалар, дуслашалар”, – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина. 

«СалаваTik»лар проекты катнашучылары да, бердәм-дус булып, 1 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак зур концерт программасына әзерләнә. «Билетлар инде күп калмады. Тамашачы дусларыбыз концертны бик зарыгып көтә. «СалаваTik»ларыбыз да тырышып  әзерләнә», – ди оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X