Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«СалаваTik»лар «Солдатта булган, диләр...» җырын башкара

«СалаваTik»лар 23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә әзерләнә.

«СалаваTik» егетләре солдатка китәме?! Юк, солдатка китә дип аптырамагыз, «СалаваTik»лар  23 февральгә – Ватанны саклаучылар көненә әзерләнә.  Дөресрәге, үзләренең нәни тамашачыларына бәйрәм уңаеннан яңа җыр – «Солдатта булган, диләр...» җырын бүләк итә.

«Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Шуңа да балалар алдан бәйрәмгә әзерләнсеннәр, җырларны ятласыннар дип, без бу җырны YouTubе ка ике атна алдан чыгарырга булдык. Бүген аны нәни дусларыбыз инде карый да алачак», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Солдатта булган, диләр...» җыры урта буын вәкилләренә яхшы таныш. Җыр сүзләренең авторы – язучы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Шамил Маннапов. Көен композитор Гариф Нигъмәтҗанов  иҗат иткән.

«Солдатта булган, диләр...» җырын «СалаваTik»лардан Булат Талипов һәм Бәхтияр Хәбибуллин солдат киемен киеп башкаралар. «Үзебезне чын солдатлар кебек хис иттек.  Солдат киеме безгә батырлык өстәп тора кебек. Ул киемне кигәч, аңлатып булмаслык горурлык хисләре кичерәсең. Кием киеп кенә солдат булып булмый шул, дөрес итеп атлый белергә дә кирәк. Менә анысы бер дә җиңел булмады», – ди егетләр. Видеога төшерү вакытында ярдәмгә Булатның әтисе Таһир абый Талипов килгән икән. Ул егетләрне дөрес атларга өйрәткән. «СалаваTik»ларның видеога төшерү вакытлары менә шулай күңелле уза. 

Ә нәни тамашачыларыбыз «СалаваTik»ларның яңадан-яңа җырларын көтә. Танылган алып баручы Айваз Садыровның кечкенә кызы Газизә дә «СалаваTik»ларның барлык җырларын да көнгә берничә тапкыр карый икән. «Балалар өчен бик уңышлы проект. Беренче чиратта әти-әниләр өчен дә файдалы. Татарча җырларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Яңа җырлар көтәбез», – ди Айваз.

«Сөембикә» журналы мөхәррире Чулпан Галиәхмәтованың кызы да «СалаваTik»ларны бик яратып карый һәм тыңлый икән. «СалаваTik»ларны тыңлый-тыңлый, «Салават күпере» журналы белән кызыксына башлады. Бу проект аша кызымның укуга кызыксынуы артты», – ди әни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK

2
X