Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«СалаваTik»лар тыпырдап биергә чакыра!

YouTube та «СалаваTik»ларның өр-яңа җырлары чыкты.

Бүген YouTube та «СалаваTik»ларның өр-яңа җырлары чыкты. Шәүкәт Галиев сүзләренә Мөхтәр Минһаҗев иҗат иткән «Бии итек-читекләр» җыры ул. «СалаваTik»ларга танылган җырчылар Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе дә кушылды.

«Әлеге җырны сайлап алгач та, Илназ Баһның күркәм гаиләсе күз алдына килде. Аларның балалары да бик талантлы. «СалаваTik»лар  белән бергә җырлау тәкъдимен дә бик җылы кабул иттеләр. Бер сүзсез ризалаштылар», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш  мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Проектка танылган шәхесләрне җәлеп итү беренче генә түгел. «Шул рәвешле безнең проект татар җырчылары арасында да танылу ала. Ә үсеп килүче буын татар җырчылары белән таныша», – ди оештыручылар.

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова гаиләсендә өч баһадир егет үсеп килә. Алар да сәхнәгә беренче адымнарын ясыйлар. Олы уллары Камил «Чулпан» балалар филармониясенә йөри, уен коралларында уйный. «СалаваTik» проектына чакыргач бик шатланды малайлар. Марсель улым балалар бакчасында аларны тыңлап, күзәтеп, җырларның сүзләрен ятлап, гел көйләп йөри. Бигрәк тә «Чебиләр зарядкасы» җырын ошаткан иде. Үзләре дә алар белән җырлыйсын белгәч куанды.  Егетләр өчен бер тәҗрибә бу», – ди әниләре Гүзәл Идрисова.

«Салават күпере» журналын Арчадагы әбиләре гел яздырып тора. Кайткан саен рәхәтләнеп укып барабыз. Журналда да «СалаваTik»ларның яңа җырларын гел күзәтәбез», – ди Илназ Баһ.

«Без үзебез кечкенә чакта Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Айдар Фәйзрахманов, Хәмдүнә Тимергалиева кебек җырчыларның җырларын тыңлап үстек.  Балалар өчен җырлар ул чакта булмады микән, булса да, без белмәдекме... Әти-әниләр җырлаганны без дә кабатлый идек», – дип искә ала җырчылар үзләренең балачагын.

«СалаваTik»ларга да җырчы гаилә зурдан-зур уңышлар теләп, алардан яңа җырлар көтүен җиткерде. «Журнал укучылар да елдан-ел артсын», – ди Баһавиевлар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK

2
X