Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«СалаваTik»лар язны елмаеп каршы ала

Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.

 

Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә  «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.

«СалаваTik»лар язны елмаеп яңа җыр белән каршы алалар. YouTube каналда «СалаваTik»лар башкаруында «Елмай» җыры дөнья күрде. Җырның сүзләрен күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Державин премиясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Харис язган. Көен композитор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Россия композиторлар берлеге әгъзасы Резеда Ахиярова иҗат иткән.

«СалаваTik»лар проекты кысаларында, Ренат Харис белән Резеда Ахиярова иҗатларына мөрәҗәгать иткәнебез булды. Ренат абый иҗат иткән «Лап-лап» җырын нәни тамашачылар шундук үз итте, өч ай элек кенә интернет киңлекләренә урнаштырылса да, аны утыз меңгә якын  кеше караган. Ә Резеда Ахиярова көенә язылган «Бәллү» җыры дөнья күргәч,  яшь әниләр, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрдән бик күп рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде. Шул рәвешле, «СалаваTik» проекты, милли мирасыбыз – татарча бишек җырын халыкка җиткерүдә зур эш алып бара. Гомумән, «СалаваTik»лар проекты  көннән-көн популярлык ала. Аларның үз тамашачысы бар – ул безнең «Салават күпере» һәм «Cабантуй» журналы укучылары. Татарстанның күп кенә районнарындагы балалар бакчалары, мәктәпләр «СалаваTik»ларны кунакка еш чакыра. Үсеп килүче буында татар җырларына шул кадәр зур кызыксыну, ярату   безне тагында тырышыбрак эшләргә этәрә,  яңа җырлар яздыру белән бер рәттән «СалаваTik»ларның аерым концертын уздыру ихтыяҗы барлыкка килде» – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында СалаваTik»ларның зур концерт программасы булачак. «Билетлар инде сатуда. Алар бик аз калып бара. «СалаваTik» концертына килергә теләүчеләр булса, ашыгырга киңәш итәбез. Урыннар бик аз калып бара» – ди проектны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK

2
X