Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Шәймиев: Бөтендөнья мирасы исемлегендә астрономия җитәрлек күләмдә тәкъдим ителмәгән

Галимнәр төркеме ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен КФУның астрономия обсерваторияләренең номинацион досьесын әзерләргә керешәчәк.

Бөтендөнья мирасы исемлегендә астрономия җитәрлек күләмдә тәкъдим ителмәгән. Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда узган «Астрономия обсерваторияләренең тарихи-мәдәни һәм фәнни мирасы: объектларның универсаль кыйммәтен формалаштыру» дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә шулай дип белдерде.

«Дөньякүләм хәзинә буларак астрономия бик аз тәкъдим ителгән. Безнең бурыч – шуны белеп тору, туплану һәм нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итү», - диде ЮНЕСКОның мәдәниятара диалогны ныгыту буенча махсус илчесе.

Дәүләт киңәшчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең табигый, тарихи һәм мәдәни мирас объектларын өйрәнү һәм популярлаштыруда гаять зур потенциалга ия.

Аның фикеренчә, нәкъ менә Казан федераль университеты һәм ТР Фәннәр академиясе институтлары белгечләреннән торган галимнәр төркеме халыкара экспертлар белән бергә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү өчен КФУның астрономия обсерваторияләренең номинацион досьесын әзерләргә керешәчәк. «Әлеге эшне башлап җибәрү өчен ныклы нигез бар», - дип сүзен йомгаклады ТР Дәүләт киңәшчесе.

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/science/03-12-2019/sh-ymiev-b-tend-nya-mirasy-isemlegend-astronomiya-it-rlek-k-l-md-t-k-dim-itelm-g-n-5697593

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минтимер шәймиев

2
X