Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан илкүләм проектларга тоткан акча күләме буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде

Республика бүлеп бирелгән акчаның 72,8 процентын сарыф иткән, ләкин бу күрсәткеч буенча Чечня һәм Адыгеяны уза алмаган.

Татарстан илкүләм проектлар бюджетын үзләштерү буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә кергән. Мондый мәгълүматларны «Электрон бюджет» системасы мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

«Илкүләм проектлар буенча бюджетны үтәү лидерлар булып Чечня (77,4 процент), Адыгея (75,5 процент), Татарстан (72,8 процент), Мәскәү (72,2 процент) һәм Пенза өлкәсе (71,2 процент) тора», диелә хәбәрдә.

8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, абсолют күрсәткечләрдә Татарстанның чыгымнары 18,4 млрд сумга якын тәшкил иткән.

Рейтингның иң соңгы урыннарында Дагыстан, анда акчаның дүрттән бер өлеше үзләштерелгән. Шулай ук Еврей автономияле өлкәсе (якынча 23,6 процент), Магадан өлкәсендә (15 проценттан азрак) бюджетның бик аз өлеше үзләштерелгән.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бух акта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/business/29-11-2019/tatarstan-ilk-l-m-proektlarga-totkan-akcha-k-l-me-buencha-lider-t-b-kl-r-chlegen-kerde-5696927

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X