Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан волейболчылары полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләр уеннарында җиңде

Икенче дивизионда чыгыш ясаган Россия җыелма командасы өченче урынны яулады.

Татарстан волейболчылары Кытайның Чэнду шәһәрендә узган Бөтендөнья полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләр уеннарында беренче урынны яулады. Бу хакта ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Динамо-Татарстан» командасыннан тыш, иң көчлеләр дивизионында АКШ, Кытай, Сингапур һәм Гонконг җыелма командалары да беренче урынга дәгъва кылды.

Көндәшләр башта үзара очрашты, аннары беренче һәм икенче урыннарга лаек булган командалар – алтын медаль, өченче һәм дүртенче урыннарны яулаган командалар исә бронза медаль өчен көрәште.

Нәтиҗәдә, Татарстан волейболчылары алтын медальгә лаек булды. Кытай җыелмасы икенче урынны яулады, АКШ командасы өченче баскычта урнашты.

«Икенче дивизионда чыгыш ясаган Россия җыелма командасы өченче урынны алды», - диелә «Динамо» җәмгыяте хәбәрендә.

Бөтендөнья полицейскийлар һәм янгын сүндерүчеләр уеннары 8-18 августта Чэнду шәһәрендә узды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/19/191828/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X