Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстан Язучылар берлеге рәисе: Конституциядәге төзәтмәләргә өмет белән карыйм

Мәдәниятне илнең Төп законында инде күптән аерым пункт белән билгеләргә кирәк иде, дип саный Данил Салихов.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр мәдәният һәм туган телләрнең әһәмиятен бик яхшы чагылдыра. Әлеге нигезләмәләрне инде күптән шушындый дәрәҗәдә беркетергә кирәк иде, дип белдерде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Татар-информ» агентлыгына.

«Төп законга төзәтмәләр буенча эшче төркемгә төрле төбәкләрнең вәкилләре, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да керә. Мин аларның эшенә өмет белән карыйм һәм барысы да тормышка ашачагына ышанам», — диде ул.

68нче маддәгә төзәтмәдә «Россия Федерациясендә мәдәният аның күпмилләтле халкының уникаль мирасы булып тора. Мәдәнияткә дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә һәм саклана» диелә.

 

https://tatar-inform.tatar/news/culture/07-04-2020/tatarstan-yazuchylar-berlege-r-ise-konstitutsiyad-ge-t-z-tm-l-rg-met-bel-n-karyym-5734481

 

Фото: архив/Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X