Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда 2018 елда 300гә якын ятим бала өй туе үткәрәчәк

13 муниципаль районда яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде.

2018 елда Татарстанда ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 125 баланы торак белән тәэмин иткәннәр. Быел барлыгы 297 ятим бала өй туйлары үткәрәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 «Апас, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Кама Тамагы, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Питрәч, Спас, Тукай, Теләче һәм Чистай районнарында яшәүче ятим балалар гомуми бәясе 150 миллион сум тәшкил иткән торак алган инде», - диделәр министрлыкта.

Шул ук вакытта бер фатирның уртача бәясе 1,2 миллион сум тәшкил иткән.

2018 елда Казанда 18 ятим бала өй туе үткәргән.

2013-2017 елларда Татарстанда барлыгы 1521 ятим баланы торак белән тәэмин иткәннәр. Бу максатка 1,6 миллиард сум акча тотылган.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/30/174309/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев