Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризының беренче этабына нәтиҗәләр ясалды

Республикада ТР Дәүләт Советына сайлауларда алдан тавыш бирүдә катнашучылар исемлеге формалаштырылды.

«Бердәм Россия» партиясе праймеризын үткәрү буенча оештыру комитеты документларның дөреслеген тикшерүне һәм алдан тавыш бирүдә катнашучыларны теркәүне төгәлләде. Соңгы исемлеккә Татарстаннан 233 кеше керде. Оештыру комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина шул хакта хәбәр итте.

«Документлар кабул итү барышында яшьләр дә, өлкәннәр дә активлык күрсәтте. Кандидатлар арасында 60 яшьтән өлкәнрәкләр дә, 20 яшьлекләр дә бар. Алар – мәгариф, мәдәният, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр, эшкуарлар, район башлыклары һәм министрлар», - диде Маврина.

Аның сүзләренчә, хәзер әлеге 233 кандидат сайлаучыларның хәерхаһлыгы өчен көрәшне дәвам итәчәк һәм дебатларда катнашачак. «Алдан тавыш бирү кысаларында 63 дискуссия үткәрелде инде. Оештыру комитеты шулай ук кандидатларга сайлаучылар белән очрашу мөмкинлеген дә бирә», - диде ТР Дәүләт Советы сәркатибе.

Татарстанда дебатлар үткәрү өчен 150дән артык мәйданчык оештырылган, фикер алышулар 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Моннан тыш, республикада сайлаучылар белән очрашу өчен 100 мәйданчык булдырылган.

Татарстанда, шулай ук Россиянең көзен сайлаулар үтәчәк башка төбәкләрендә алдан тавыш бирү көне 26 майга билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

Фото: Информационный центр ТРО ВПП «Единая Россия»

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185845/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праймериз