Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда беренче яртыеллыкта товарлар һәм хезмәтләр күләме 1,3 трлн сумга кадәр арткан

Төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.

Татарстанда 2018 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 300 миллиард сумга артып, 1,3 триллион сумга җиткән. Бу хакта  ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Узган алты ай нәтиҗәләре буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләменең 68,6 проценты дүрт эшчәнлек төренә туры килә.

 «Файдалы казылмалар табу – 24,8 процент, кокс һәм нефть продуктлары җитештерү – 22,3 процент,  химия продуктлары эшләп чыгару – 12,1 процент, автотранспорт чаралары, тагылмалар җитештерү – 9,4 процент», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

2018 елның алты аенда Татарстанда 17,7 миллион тонна нефть чыгарылган, 25 меңнән артык йөк машинасы һәм 14 меңнән артык җиңел автомобиль, 7,6 миллион данә шин һәм 350 мең тоннадан артык синтетик каучук җитештерелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/26/174084/

Фото: Михаил Захаров/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев