Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла

Җиһазлар хезмәт остаханәләре, психолог, дефектолог, логопед һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү кабинетлары өчен бирелә.

Татарстанда 2025 елга 39 коррекция мәктәбендә матди-техник база яңартылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәбе» төбәк проекты буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

«Коррекция мәктәпләрен өстәмә белем бирү җиһазлары белән тәэмин итәбез. Аерым алганда, быел 17 коррекция мәктәбенең матди-техник базасын яңарту планлаштырыла. 2020-2024 елларда тагын 22 коррекция мәктәбенә ярдәм итәргә планлаштырабыз», - диде Рафис Борһанов.

Министр җиһазларның «Технология» фәне буенча хезмәт остаханәләре, шулай ук психолог, укытучы-дефектолог, укытучы-логопед, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү өчен сатып алыначагын әйтте. Финанслау 70,7 млн сум тәшкил итәчәк, шул исәптән 57,3 млн сумы – федераль һәм 13,4 млн сумы - республика акчалары.

Быел «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Татарстан биш федераль проектны гамәлгә ашыра. Алар: «Заманча мәктәп», «Яшь профессионаллар», «Цифрлы белем бирү мохите», «Һәр баланың уңышы» һәм «Балалы гаиләләргә ярдәм» проектлары.

 Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/14/191551/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X