Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда илкүләм проект сәнәгать продукциясе экспортын арттырырга ярдәм итә

Биш елдан соң республикада экспортчылар санын арттыручы һәм экспорт эшчәнлегенә ярдәм итүче яңа экспорт стандарты гамәлгә керәчәк.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты кысаларында 2024 ел азагына Татарстанда сәнәгать продукциясе экспорты күләмен ике тапкырга арттыру планлаштырыла.

Шулай ук биш елдан аграр сәнәгать комплексы продукциясе экспорты күләмен ике тапкырга арттыру, хезмәтләр экспорты күләмен, урта һәм кече эшмәкәрлек арасында экспорт белән шөгыльләнүче компанияләр санын үстерү ниятләнелә.

Моннан тыш, илкүләм проект нигезендә, Төбәк экспорт стандарты 2.0 гамәлгә кертеләчәк. Ул экспортчылар санын, экспорт продукциясе күләмен арттырырга һәм экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү механизмнарын булдырырга булышачак.

“Халыкара кооперация һәм экспорт” илкүләм проекты 2018 елның 1 октябреннән 2024 елның 31 декабренә кадәр тормышка ашырылачак. Аның төп күрсәткечләре чимал һәм энергетика булмаган товарлар экспортын үстерүгә һәм экспортта авыл хуҗалыгы продукциясе күләмен арттыруга юнәлдерелгән.

Фото: Т.Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/09/190809/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X