Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда лицензия алган автобус хуҗалары саны биш тапкырга артты

Республикада пассажирларны утыртып йөртү өчен 1124 лицензия бирелде.

Татарстанда лицензияле пассажирлар ташучылар саны биш тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына интервьюда Ространснадзор дәүләт автоюл күзәтчелеге хезмәтенең Урта Идел төбәкара идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов хәбәр итте.

 

Мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше узган елның 1 мартыннан пассажирлар ташучы автобуслар хуҗаларын лицензия алырга мәҗбүр иткән федераль закон үз көченә керде, дип искәртте.

 

«Пассажирларны утыртып йөрүчеләрнең күпчелеге лицензия алды. Бу таләпне үтәмәүчеләр аз калды. Бүгенгә пассажир ташучылар 1124 лицензия алан. Бу законны кабул итүгә кадәр бездә 240 лицензиат кына бар иде. Хәзер лицензиатлар саны биш тапкырга диярлек артты», — диде ул.

 

Радик Рамазанов ЮХИДИ мәгълүматларын китерде, алар нигезендә республикада якынча 17 мең автобус теркәлгән. Транспорт чараларының гомумроссия реестрына Татарстаннан 8,5 меңнән артык автобус кертелгән.

 

Аның сүзләренчә, бу реестр пассажирлар йөртүне оештыруны тәртипкә салу өчен төзелгән. Идарә башлыгы урынбасары ачыклаганча, бер лицензиатның берничә автобусы булырга мөмкин.

 

«Ни өчен 17 меңнән реестрга 8,5 мең автобус гына кергән? Калган транспорт чаралары я файдаланылмый, я автобуслар лицензияләү кирәк булмаган җиңел машиналар категориясенә керә торган итеп яңадан җиһазландырылган. Мөгаен, легаль булмаган рәвештә эшли торган хокук бозучылар да бардыр», — дип йомгаклады ул.

 

Россиядә федераль закон эшли, аның нигезендә 2019 елның 29 июненнән пассажирларны лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда йөртү тыелган.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/30-03-2020/tatarstanda-litsenziya-algan-avtobus-hu-alary-sany-bish-tapkyrga-artty-5732513

 

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X