Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанда СМС-пропусклар буенча дачага бару саны атнага икегә кадәр кимегән

Күп функцияле үзәктә һәм җирләүләрдә атнага бер тапкыр булырга, суд утырышларында айга бер тапкыр катнашырга мөмкин булачак.

Республика оператив штабы СМС-пропусклар системасына кайбер гражданнар сервистан кирәгеннән артык файдалану аркасында төзәтмәләр кертә. Хәзер кайбер максатлар буенча пропускны атнага яки айга берничә тапкыр гына рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

 

«Без аңлыйбыз, төрле тормыш сәбәпләре аркасында без гражданнарга аларның изоляция урыныннан законлы шартларда чыгып китәргә мөмкинлек бирергә тиеш. Шул ук вакытта бу эштән явызларча файдаланучы гражданнарның зур категориясе барлыгын күрәбез», — диде Айрат Хәйруллин.

 

Мәсәлән, аның сүзләренчә, берничә йөз кеше өйдән чыгу өчен максат итеп җирләүне күрсәтә, 200гә якын кеше — паспорт алмаштыруны, 6 меңнән артык граждан үз-үзеңне изоляцияләү урынын атнага берничә тапкыр алыштыра.

 

«Кешеләр үз-үзеңне изоляцияләү режимын максималь үтәсен өчен, оператив штаб тарафыннан түбәндәге үзгәрешләр кабул ителде. Беренчедән, җирләүләрдә катнашу. Без аңлыйбыз, бу тормыш ситуациясе, һәм бу максаттан өйдән чыгу өчен атнага бер тапкыр файдалану мөмкин булачак. Суд утырышларында катнашу - айга бер тапкыр. Күп функцияле үзәккә бару - атнага бер тапкыр. Шулай ук дачага бару атнага ике тапкыр булачак», - дип аңлатты министр.

 

«Эпидемиологик хәл киеренке, аны гадиләштерергә кирәкми, бу уңайсызлыклар вакытлыча. Мин гражданнарның булган системадан, чыннан да, кирәкле шартлар буенча гына файдалануларын телим», - дип искәртте ведомство башлыгы.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/12-04-2020/tatarstanda-sms-propusklar-buencha-dachaga-baru-sany-atnaga-ikeg-kad-r-kimeg-n-5735749

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X