Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә

14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш

Татарстанда мәҗбүри изоляция таләбен Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан килүчеләргә дә керттеләр. Чөнки бу шәһәрләрдә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аеруча киеренке. ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган республика Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара.

14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш. Авыру симптомнары күренү белән, аларга өйдән чыкмыйча гына медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бу изоляция чорында алар белән бергә яшәүче башка гражданнарга да кагыла.

Чит илләрдән кайтучылар исә 14 апрельдән башлап килгән көннән алып ике атнага «обсерватор шартларында» изоляцияләнәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, әлеге карар нигезендә Татарстанда гыйбадәт кылу өчен дин йортларына килү дә тыела.

 

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: самоизоляция

2
X