Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Татарстанның дүрт вәкиле «Россия лидерлары» бәйгесе финалына узды

Идарәчеләр конкурсының финалы 13-17 мартта Сочида үтәчәк.

Татарстан Республикасының дүрт вәкиле 3 февральдә Идел буе федераль округында үткән бәйге ярымфиналы кысаларындагы бәяләү чаралары нәтиҗәләре буенча «Россия лидерлары» идарәчеләр бәйгесе финалына узды. Бу хакта «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия лидерлары» бәйгесе «Россия — мөмкинлекләр иле» ачык платформасы һәм Россия Президенты Владимир Путин указы белән төзелгән, 15 мөстәкыйль проектны берләштерә торган шул ук исемдәге коммерцияле булмаган автоном оешманың флагман проекты булып тора.

«Финалга Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән 34 конкурсант чакыру алды. Шулар арасыннан Түбән Новгород өлкәсен – 7, Башкортстан Республикасын – 6, Самара өлкәсен – 6, Татарстан Республикасын – 4, Саратов өлкәсен – 3, Пермь краен 2 кеше тәкъдим итә. Марий Эл, Мордовия, Чувашия республикалары, Оренбург, Ульяновск һәм Пенза өлкәләреннән берәр катнашучы финалга чакырылган», - дип искәртте бәйгенең җитәкчесе, «Россия – мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры, Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе проректоры Алексей Комиссаров.

Татарстаннан финалга Рөстәм Абдуллин («Түбән Кама икмәк комбинаты» ААҖ), Рөстәм Гомәров («СтандартПроект»), Владимир Жаворонков (Республика клиник онкология диспансеры) һәм Виктор Никитин («Бипиум» ҖЧҖ) үтте.

Финалга чыгу өчен бәйгедә катнашучыларга «Лидер йөрәге» биреме кысаларында социаль проект гамәлгә ашырырга кирәк. Идарәчеләр конкурсының финалы 13-17 мартта Сочида узачак.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/04/180151/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев