Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады

Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.

Татар телендә чыга торган «Тәртип FM» радиосы тапшыруларын бүгеннән башлап тәүлек әйләнәсендә Яр Чаллы шәһәрендә 90,2 ешлыгында тыңлап була. Моңа кадәр Чаллыда яшәүчеләр тапшыруларны бары тик интернетта тыңлый иде. 

Чаллыдагы FM ешлык — Татарстанда «Тәртип» тапшырулары тәүлек буе трансляцияләнә торган икенче ешлык (беренчесе Казанда, 93,1 FM). Моңа кадәр дүрт елга якын әлеге тапшырулар чикләнгән сәгатьләрдә «Болгар» радиосы эфирында чыгып килде. Татар җәмәгатьчелеге күп тапкырлар «Тәртип»нең тәүлек әйләнәсе эшләвен сорады. Август уртасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хөкүмәте ярдәме белән «Тәртип» тапшырулары FM ешлыкларда бара башлады, тапшырулар редакциясе исә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте карамагына күчте.

«Чаллы шәһәрендә һәм якын-тирә районнарда татар мәдәнияте, сәнгате белән кызыксынучылар бихисап, бу шәһәрне татарның милли-мәдәни үзәкләренең берсе дияргә була. Шуңа да Чаллыда «Тәртип“не көткән аудитория бик зур дип фаразлыйбыз. Биредә безнең «Күңел» радиосы уңышлы эшли иде, инде менә «Тәртип» тә Чаллыга килә. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Республика көне уңаеннан Чаллы халкына шундый бүләк ясаганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка рәхмәтләребезне җиткерәбез», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

«Тәртип» нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова тапшыруларның берьюлы ике FM ешлыклы булуын могҗизага тиң күренеш дип атады. «Президентыбызның һәм тыңлаучыларыбызның ышанычын акларга, күңел кушканча нәтиҗәле итеп эшләргә, инде кабат туу бәхете насыйп булган икән, озак итеп яшәргә язсын „Тәртип“кә. „Тәртип“ ле халык югалмый, татар „Тәртип“сез була алмый! Чаллыдагы тыңлаучыларыбызның тәүлек буе эшләүче ешлыкта көтеп калабыз», — диде ул.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, «Тәртип»нең әһәмиятен билгеләп, татар халкының аны бик яратуын әйтте. «Миңа „Тәртип“ бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны халык та бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды», — диде ул.

«Тәртип»нең форматына килгәндә, Ризәлә Исмәгыйлева аның нигезен элеккечә саклап калачагын әйтте. «„Тәртип“ бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да „үткән белән көткән арасында күпер салу“ дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү», — диде баш мөхәррир. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио ТәртипFM

2
X