Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк

Тамашачыларга танырга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

 

WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу көннәрендә бушлай шаттллар йөриячәк

Тамашачыларга танырга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

 

 

Казанда WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр дөнья чемпионаты ачылган һәм ябылган көнне “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән Чистай урамы буенча “Казан Арена” стадионына кадәр бушлай йөри торган 24 автобус “шаттллары” оештырылачак.

Моннан тыш, чемпионат үткәрелгән көннәрдә “Казан Экспо”га кадәр дә "шаттллар" йөриячәк. Алар “Дубравная” метро станциясеннән, “Леруа Мерлен”, “МЕГА”, “Корстон” сәүдә үзәкләре, Г.Камал театры һәм Горки-Әмәт урманы яныннан кузгалып китәчәк. Тамашачыларга уңайлы булсын өчен автобусларның кузовына чемпионат билгесе төшерелгән була.

Ачылу һәм ябылу тантаналарыннан соң тамашачылар транспорт белән тәэмин ителәчәк. Аларга 400дән артык автобус, өч секцияле 20 трамвай һәм 38 троллейбус әзерләнәчак. Шул исәптән махсус билгеләнештәге транспорт - Хөсәен Ямашев урамы буенча 40 автобус һәм 8 трамвай, Адоратский урамы буенча 10 троллейбус көтеп торачак.

Шулай ук ачылу һәм ябылу тантаналары тәмамланган көннәрдә “Ривьера” тукталышы аша Фатыйх Әмирхан урамы буенча һәм “Кәҗә бистәсе” метро станциясе аша Декабристлар урамы буенча йөрүче автобус маршрутларының эше 23.30 сәгатькә кадәр озайтылачак.

Эш режимы күрсәтелгән җәмәгать транспортлары маршрутлары, хәрәкәт итүче составның саны һәм хәрәкәт аралыгы турындагы мәгълүмат kazantransport.ru сайтында һәм “Яндекс.Транспорт” кушымтасында урнаштырылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/17/191727/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X