Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

WorldSkills Kazan катнашучыларын ролл һәм гөбәдия белән сыйлаячаклар

Яшь профессионалларны Универсиада Авылында һәм "Казан Экспо" Халыкара мәгълүмат үзәгендә ашатачаклар.

 WorldSkills Kazan-2019 45нче дөнья чемпионатында катнашучыларга һәм кунакларга Европа, Азия һәм татар кухнялары ризыкларыннан меню тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына "Сспорт һәм социаль проектлар дирекциясе" генераль директоры урынбасары Максим Денисов сөйләде.

"Меню шактый киң һәм WorldSkills International таләпләре буенча формалаштырылган. Ул Европа, Азия һәм безнең милли татар ашларын үз эченә ала. Тагын хәләл зонасы оештырылачак. Катнашучыларның 40проценты - Азия вәкилләре. Моннан чыгып, Азия кухнясына аерым урын бар", - дип билгеләп үтте Денисов.

Аның сүзләренә караганда, "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгенең туклану зонасында азия кухнясына - өч, ә Универсиада Авылында тулы бер кат билгеләнәчәк.

Аерым алганда, катнашучыларга ролллар, вок һәм Азия ашлары тәкъдим ителәчәк. Моның өчен махсус җиһазлар әзерләнгән, дип сөйләде Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башлыгы урынбасары.

Чемпионатта катнашучыларны һәм экспертларны тукландыру өчен Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясенең өч катында 1,5 мең утырту урыны, шулай ук ашханәләрнең үткәрү сәләтен арттыру өчен өстәмә вакытлы корылмалар оештырылачак. "Казан Экспо" да 2,1 мең утырту урыны булдырылачак", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/07/191122/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X