Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үзәк яңалыклар

«СалаваTik»ларның яңа составы клип чыгарды

Җырның сүзләрен Резедә Гобәева язган, көен композитор Эльмир Низамов иҗат иткән.

Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның яңа составыннан «Планеталар» җырына клип дөнья күрде.

«Беренче тапкыр әлеге җырны балалар өчен чыккан «Тыпырдык» спектаклендә ишеттек. Аның сүзләре шулкадәр җиңел, ә иң мөһиме  – балалар белергә тиешле сүзләр. Бу җырда дөньяны танып-белүдә кулланыла торган мөһим төшенчәләр тупланган. «Планеталар» җыры белән генә чикләнмибез, киләсе җыр – «Ел фасыллары» – нәни тамашачылар өчен шулай ук файдалы булыр дип ышанабыз», – дип белдерде «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Алда әйтелгәнчә, өченче сезон яңа состав белән башлана. «Ике ел дәвамында «СалаваТik»та барлыгы алты бала катнашты. Проектта чыгыш ясаучы балалар – Татар дәүләт филармониясендә шөгыльләнүчеләр. Аларны танылган җырчы Гөлназ Гафурова әзерләде. Проект танылу алган саен, аны киңәйтү иҗтыяҗы туды. Проект белән бергә анда җырлаучы балаларның да яшьләре, буйлары үсте. «Пингвин» ролендәге Булат Талипов, «Бермөгез» Аделина Хәсәнова, «Жираф» Эмилия Галимҗанова, «Песи» Аишә Әхмәтҗанова проектан киттеләр. Шуңа күрә проектның өченче сезонына 1 июньнән кастинг игълан иттек. Ул ике турда узды. Кастинг рәисе – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, жюри әгъзалары – Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты, «Казан шәһәр филармониясе» балалар студиясенең вокал бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гафурова, сәхнәгә куючы режиссер, монтаж режиссеры Гүзәл Шакирҗанова,   хореограф  Лиана Мөхәмәтшина, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.  «Алар дүрт баланы сайлап алдылар.  Яңа катнашучылар белән бергә яңа геройлар да барлыкка килде. Балаларның холыкларына туры килгән костюмнар алынды. Геройны һәр бала үзе сайлады», – дип белдерде «СалаваTik» проектын оештыручылар.

Кемнәр соң алар – яңа «СалавTik»лар дисезме? Иң кечкенә «йолдызыбыз», ал төстәге песи костюмыннан –  6 яшьлек Сәрбиназ Гыйззәтуллина; сары куян – Әдилә Захарова; панда – Алихан Хәбибуллин, төрле төстәге зебра – Риана Хәсәнова. Ә Бәхтияр Хәбибуллин белән Сәидә Гарифуллинаны тамашачыларыбыз белә инде. Бу җырчылар проектның өченче сезонында да чыгыш ясауларын дәвам итәчәкләр.

 «Икенче составны сайлап алу җиңел булмады. Балалар һәркайсы талантлы. Тик «СалаваTik» – бик күп тырышлык, үҗәтлек, осталык, күп вакыт тәлап итә торган проект. Бу – бик яхшы тәҗрибә. Балалар хореография, вокал буенча да профессиональ укытучылар белән шөгыльләнә, үз-үзләрен сәхнәдә иркен тотарга да өйрәнә, камера алдында югалып калмый. Моннан тыш, күпме татарча яңа җырлар белән таныша. Җырчы балаларның биредә канатлары ныгый», – ди Зилә Фәйзуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СалаваTIK