Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый

02.01.2018 12:09 | Кешеләр һәм язмышлар Печать

Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый
Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый.

7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер көн алдарак – 6 гыйнварда бирәчәк.

Пенсияләрне китерү хезмәте исә гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.

Россиядә 1-8 гыйнвар көннәре Яңа ел бәйрәме яллары итеп билгеләнү сәбәпле, Пенсия фонды бүлекләрендә гражданнарны кабул итү туктатылып тора. 5 гыйнварда гына 9.00-12.00 сәгатьләрдә дежур кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Ул гыйнварның бәйрәм ялларында вафат булган эшләмәүче пенсионерны җирләү өчен социаль пособие түләү хезмәтен күрсәтәчәк.

 

 
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике