Коррупциягә каршы конференция булып узды

12.06.2017 16:44 | Кешеләр һәм язмышлар Печать

Коррупциягә каршы конференция булып узды

2017 елның 31 маенда Казанда коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру һәм аларны куллануның актуаль мәсьәләрен тикшерүгә багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды.

Конференцияне коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президенты Идарәсе ярдәмендә Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары оештырды.

Чара коррупциягә каршы көрәшү өлкәсендә тикшеренүләрне тормышка ашыручы фәнни оешмалар, Россия Федерациясе Президенты Идарәсе, Россия Федерациясе президенты Идарәсе каршындагы эксперт советы, Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы, федераль дәүләт органнары, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнары вәкилләре катнашында узды.

Конференция форматы илебездә коррупциягә каршы стандартларны формалаштыру белән бәйләнгән күпчелек мәсьәләләрне, дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт корпорацияләрендә һәм башка оешмаларда аларның гамәлгә ашырылу практикасын карарга мөмкинлек бирде.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике