Бәйрәм чаралары исемлеге: Ял гына түгел бу көн – бәйрәм – “Ватаным Татарстан”

12.06.2017 17:47 | Көн темасы Печать

Бәйрәм чаралары исемлеге: Ял гына түгел бу көн – бәйрәм – “Ватаным Татарстан”

“12 июнь - өстәмә ял көне генә түгел, зур бәйрәм!” - “Левада” үзәге тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру вакытында һәр ике респондентның берсе шулай дип җавап кайтарган. Бер ел эчендә Россиядә 12 июньнең нинди көн икәнен белүчеләр саны да 5 процентка арткан. Бәйрәмнең асылы нидән гыйбарәт?

– Бу көн безгә, иң беренче чиратта, илебездә яшәүче төрле милләт, конфессия вәкилләрен берләштерә торган бәйрәм буларак әһәмиятле, – ди Рус географик җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер. – Бу көнне үзеңнең Россия кешесе булуың белән тагын бер кат горурланып куясың. Бәйрәмнең төп әһәмиятен әнә шунда күрәм.

Шулай да Татарстанның Гражданнар җәмгыяте җитәкчесе Игорь Бикеев Россия көнен шактый яңа бәйрәм дип атый.

– Без, әйтик, 1 нче гыйнвар белән 8 Мартның нинди көн булуын, аның нәрсә хөрмәтенә, ничек билгеләп үтелүен бик яхшы беләбез. 12 июнь көнне үткәрелгән бәйрәмгә караш исә безнең үзаңыбызда формалашып кына килә әле”, – ди ул. Белгеч Россия көненең икенче бер әһәмиятен илнең мөстәкыйльлек алуында күрә.

“1990 елның 12 июнендә РСФСРның халык депутатлары съезды, коммунистлар идеологиясеннән баш тартып, илнең демократик, хокукый һәм мөстәкыйль булуына йөз тота башлый. Шуңа күрә 12 июнь – дәүләтебез өчен мөһим бәйрәм”, – ди Игорь Измаилович.

Әйткәнебезчә, бу көн җәмгыятьтәге бердәмлек, татулык хисләрен яңартуы белән дә әһәмиятле.

– Россиядә яшәүче милләтләр саны 190нан артык. Әмма Ватан бер генә. Гаиләдә һәр балага тигез караш булган кебек, безнең илебездә яшәүче халыклар да һәрберсе тигез, гадел караш көтә һәм аны фәкать үз Ватаныңнан гына көтә аласың.

Шуңа күрә Россия көнен шушы хакыйкатьне тагын бер кат барлау, искә төшерү бәйрәме дип кабул итәбез”, – ди Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов. Ирек Илдус улы бәйрәмне Казанда уздырырга җыена икән. Быел беренче тапкыр Горький паркындагы Мәңгелек ут каршында узачак “Халыклар дуслыгы парады”нда катнашырга исәпли ул.

12 июнь көнне башкалада узачак бәйрәм чаралары моның белән генә чикләнми, билгеле. Төп мәйдан саналган Кремль яр буенда Мәскәүдән туры элемтә белән зур концерт һәм “Энергия рока”, “Танцуй добро” фестивальләре узачак.

Бәйрәм чаралары шәһәрнең барлык районнарында үт­әчәк.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр “Крылья Советов” паркында 10.00 дән  15.00 гә кадәр узачак спорт ярышларында катнаша, концерт һәм балалар рәсемнәре бәйгесен тамаша кыла алачак.

Киров һәм Мәскәү районнары кешеләре өчен бәйрәм “Полимер” мәдәният йортында, Урицкий паркында һәм “Экран” спорт-сәламәтләндерү лагеренда (Аккош күлендә) оештырыла.

Совет районы халкы Тынычлык урамындагы скверда “Орфей” ансамбле концертын карый ала. Казанның Горький-Әмәт урман-пар­кында, Дәрвиш­ләр скверында, Кабан күле буенда, “Хезмәт резервлары”, “Ракета” һәм “Тасма” стадионнарында да бәйрәм чаралары гөрләя­чәк. Шәһәрнең зур мәйданнарында ”триколор” Тасмалар таратылачак.

 

 

 

 

 

 

Источник: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/12/142338/


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить

В Республике