Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде

08.02.2018 09:14 | Кешеләр һәм язмышлар Принтерга

Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,7 миллиард сум акча бүленде

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстанда спорт объектлары төзелешенә 1,69 миллиард сум акча бүленә, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Бу акчалар 2017-2018 елларга каралган.

 

 

Татарстанның 12 районында 5 универсаль спорт залы һәм өсте капланган 8 бассейн төзелә.

 

Әлеге программа кысаларында, укыту-күнекмә дәресләре үткәрү, физкультура белән шөгыльләнү өчен, волейбол һәм мини-футбол мәйданчыклары да булган спорт заллары сафка бастырыла. Өсте ябулы бассейннар су спорт төрләре буенча районкүләм ярышлар уздыру мөмкинлеге бирәчәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Источник:http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/08/156957/


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту