Ау сезоны ачыла

11.04.2018 18:39 | Кешеләр һәм язмышлар Принтерга

Алексеевск районы аучылар һәм балыкчылар җирле җәмәгать оешмасы ау яратучыларга ау сезоны ачылу турында хәбәр итә.

Ау вакыты: 28 апрельдән 7 майга кадәр таң атканда.

Җирле аучылар өчен юлламаларның бәяләре – 2000 сум, читтән килүче аучылар өчен  – 3000 сум.

Ауга хокук бирүче юлламаларны 13 апрельдән көндезге сәгать 1 дән 6 га кадәр, Алексеевск бистәсе, Куйбышев урамы, 85 нче йорттан (элекке үзәк район хастаханәсенең административ бинасы) алырга була.

Белешмәләр өчен телефон: 8-927-670-33-96.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Фикереңне яз


Робот түгелдерсез бит?
Яңарту