Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында туризм

Татарстанның Алексеевск районында нинди истәлекле урыннар бар һәм кайда ял итәргә мөмкин икәнлеге турында сөйлибез.

Татарстан Республикасы үзәгендә, Каманың ямьле ярларында, Казаннан 90 чакрым ераклыкта үзенең гүзәллеге һәм тарихы белән гаҗәеп булган Алексеевск районы урнашкан. Туристлар һәм Татарстан кунаклары бу якка бик теләп киләләр, чөнки биредә аларны традицион һәм шул ук вакытта уникаль кунакчыллык, мавыктыргыч экскурсияләр, тарихи мирас һәм табигать бүләкләре белән танышу көтә. Ә тагын, Алексеевск районы – теләкләр чынга аша торган урын. • Алексеевск районы - ялгыз гына яки төркем белән сәяхәт итү өчен менә дигән урын. Биредә «Мең дә бер рәхәтлек» туристик программасы эшли, ул туристлар өчен төрле маршрутлар һәм активлыклар тәкъдим итә. 

Сез Алексеевск бистәсендә урнашкан нәфис әйберләр туку фабрикасына бара аласыз. Биредә сез милли бизәкләр белән экологик чиста тукымаларның ничек ясалуын күрә алачаксыз. Шунысы игътибарга лаек, барлык эшләнмәләр дә, элеккеге кебек үк, кул белән ясала. • Әгәр дә сез тарих белән кызыксынсагыз, һичшиксез, Биләр шәһәрчегенә барыгыз. Биредә тарихка чумып, Идел-Кама буе Болгарның башкаласы булган урта гасыр шәһәренең археологик калдыкларын күрергә мөмкин. Шулай ук биредә Изгеләр чишмәсе урнашкан, ул өч динне - мөселманлык, христианлык һәм мәҗүсилекне берләштерә торган уникаль урын булып тора. Нәни туристлар өчен «Биләр страуслары» экофермасына бару кызык булачак.

Биредә алар Австралия һәм Африка страуслары, павлиннар, фазаннар һәм куяннар, шулай ук бик күп башка хайваннар белән таныша алачак. • Әгәр дә сез туган якны өйрәнү белән кызыксынасыз икән, һичшиксез, бистә үзәгендә урнашкан Туган як музеена барыгыз. Биредә сез төбәк тарихы, этнография, җирле һөнәрчелек үсеше һәм гамәли сәнгать буенча 19 меңнән артык әйберне үз эченә алган кызыклы коллекция белән таныша аласыз. Музей янында Сугышчан дан музее урнашкан, анда сез Бөек Ватан сугышы, Әфганстан сугышы һәм Төньяк Кавказдагы конфликтлар чоры экспонатларын күрә алачаксыз, шулай ук Украинадагы махсус хәрби операциягә багышланган залга бара алачаксыз.

Шулай ук сез Воскресенск чиркәвенә бара аласыз, анда 12 кыңгыраудан торган уникаль чаң манарасы бар. Моннан тыш күңел ачу урыннарына да барырга мөмкин: «Кама» кинотеатры, боз сарае, бассейн, глэмпинглар һәм ял базалары. Җәй көне сапбордлар һәм квадроцикллар прокаты эшли. Туристлар өчен районда барлык шартлар да тудырылган: кунакханәләр, тамак ялгау һәм төшке аш ашау урыннары, такси хезмәтләре, гидның озата баруы (кирәк булганда), ә иң мөһиме - гүзәл күренешләр.