Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җаваплы зат - милекче

Без күбебез территорияләрнең кардан чистартылуына бары тик авыл җирлеге башкарма комитеты, коммуналь хезмәтләр һәм “Алексеевскдорстрой” ААҖ оешмасы гына җаваплы дип уйлыйбыз. Тик шунысын истән чыгармаска кирәк, җәмәгать территорияләренең күпчелек өлеше әлеге корылмаларның милекчеләренә беркетелгән.

Башкача әйткәндә, кибетләр челтәрләре һәм сәүдә үзәкләре территорияләре тайгыч, аларда тимераякта шуып була дип район хакимиятен гаепләү бик үк дөрес булмас иде. Бу территорияләр өчен әлеге сәүдә нокталары хуҗалары җаваплы. Районның административ-техник инспекциясе җитәкчесе Рафаэль Фәсахов әйтүенчә, гражданнарның иминлегенә шулай саксыз мөнәсәбәтләре өчен әлеге сәүдә йортлары җитәкчелеген җаваплылыкка тартырга мөмкин. Әйтик, район үзәгендәге бер сәүдә челтәре директорына җитди штрафлар салынган инде, аңа административ җаваплылык йөкләнгән.
Кибет хуҗаларына (һәм башка коммерцияле объектларга) һәм җаваплы затларга аларның яннарындагы территорияләрен кардан, сөңгеләрдән һәм боздан чистарту аларның бурычы булуын истә тотарга кирәк.
Моннан тыш, юл кырыйларына һәм машиналар йөрү юлларына кар өяргә ярамый. Бу, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга китерергә мөмкин. Шәхси йортларда яшәүчеләргә дә шундый ук таләп: юлга кар чыгару катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев