Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Актуаль

Алексеевск аграр колледжында иң яхшы студентларны хөрмәтләү тантанасы булып узды

Ел саен 25 гыйнварда билгеләп үтелә торган бу бәйрәм илебезнең югары, урта махсус уку йортлары һәм колледж студентлары өчен зур әһәмияткә ия.

Чара барышында колледжның иң алдынгы студентларын билгеләп үттеләр. Алар укуда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, аның үсешенә өлеш кертәләр. Быел иң яхшы студентлар өчен Алексеевск районы башлыгы стипендиясе булдырылды. Беренче булып 20 мең сумлык сертификатка 4 курс студенты Артем Асекретов ия булды.  Яшьләр эшләре, спорт һәм хокук бозуларны профилактикалау бүлеге җитәкчесе Ривкат Сөләйманов студентлар үзидарәсе активын Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтте. 

«Синэнергия» яшьләр үзәге хезмәткәрләре бүләкләр уйнаттылар, ә аннары студентлар өчен дискотека оештырылды, ул бәйрәм мохитенә яхшы кәеф өстәде.
Мәктәптән соң университетларга түгел, ә ССУЗларга керү тенденциясе көчәя бара. Күбрәк өлкән сыйныф укучылары урта һөнәри белемне сайлый, колледжда укуны өстен күрә. Бу сайлау нәрсәдән гыйбарәт?

Ни өчен мин Алексеевск аграр колледжы студенты булдым? Нәкъ менә шушы сорауны мин колледж студентларына бирдем.
Мәүлитова Алия, 1 курс, «Повар-кондитер» белгечлеге, «Транспорт гранты» иясе.
«9нчы сыйныфны тәмамлагач, мин туган бистәмнән бер кая да китмәскә һәм безнең колледжга укырга керергә карар кылдым. Укуымның беренче көненнән үк мин үземне дус студент гаиләсенең бер өлеше итеп хис иттем. Биредә зур эш алып барыла, анда яңа кешеләр белән танышырга, дуслар табарга һәм вакытны бик яхшы уздырырга мөмкин. Әле әз генә вакыт укуыма карамастан республика поварлар конкурсында катнашырга өлгердем. Колледжның мәдәни-массакүләм чаралары үзәгендә булырга тырышам. Моннан тыш, колледжда кулай бәягә өстәмә белем алырга мөмкин. Шуңа күрә мин яраткан аграр колледжның зур студент гаиләсенең бер өлеше булуыма бик шатмын!»

Асекретов Артем, «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау», 4 курс, Алексеевск районы башлыгының 2025 стипендиясе иясе, өч тапкыр «Транспорт гранты» иясе.
«Ни өчен мин колледж студенты булдым? Сәбәпләрнең берсе-укырга керүнең гадиләштерелгән процессы. Институтка керү өчен БДИ тапшырырга кирәк. Бу җитди әзерлек таләп итә, ә имтихан үткәрү процедурасының үз үзенчәлекләре бар. 

Шулай итеп, БДИ тапшыру чоры — барлык укучылар өчен, хәтта материалны яхшы белүчеләр өчен дә көчле стресс чоры. Әмма бу бердәнбер проблема түгел. Имтиханнарда алынган югары баллар югары уку йортына керүне гарантияләми, чөнки кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Кайбер юнәлешләргә конкурс бик югары булырга мөмкин. Колледжга керү аттестатның уртача баллын санау нигезендә башкарыла. Әйтик, 3 ел элек мин бу уку йорты студенты булдым. Ә бүген мин беренчеләрдән булып студентлар советы рәисе, шулай ук Алексеевск районында „Татарстан — Яңа гасыр“ республика иҗтимагый хәрәкәтенең яшьләр лидеры. Бездә волонтерлык, спорт, патриотлык, иҗади үсеш юнәлешләре буенча эш алып барыла. Студентларның район күләмендә генә түгел, республика күләмендәге чараларда, форумнарда да катнашу мөмкинлеге бар. 

Биредә укуымны тәмамлагач, медицина университетына укырга керергә һәм табиб булырга хыялланам, колледж дипломы белән миңа БДИ тапшырырга туры килмәячәк, югары уку йортында эчке имтиханнарны гына тапшырырга кирәк. 2025 елда мәктәпне тәмамлаучыларга мөрәҗәгать итәм. Әгәр дә сез һаман да сыйфатлы белем алырга, яңа дуслар табарга һәм шәхес буларак үсәргә урын эзлисез икән, мин сезгә Алексеевск аграр колледжы студенты булырга киңәш итәм».

Каюмов Илназ, 2 курс, «Ветеринария» белгечлеге, «Транспорт гранты» иясе.

«Мин Биләр мәктәбен тәмамладым, еракка китәсем килмәде, шуңа күрә Алексеевск колледжына укырга кердем. Биредә белем алуның уңай яклары күп: үз районыңда яшәү яңа урынга күченү һәм җайлашу белән бәйле стресстан котылырга мөмкинлек бирә. Бушлай ашау уку чыгымнарын сизелерлек киметә. Шулай ук тулай торакка да түләү күп түгел. Мин беренче курстан ук тулай торакта яшим һәм андагы тормышның уникаль һәм бик күңелле булуын әйтмичә кала алмыйм. Тулай торакта яшәүчеләр бер урында гына утырмый, һәркемнең үз мавыгуы һәм билгеле бер шөгыле бар. Кемдер спорт белән мавыга һәм буш вакытын спорт залда үткәрә, кемдер иҗади студияләргә йөри. Тулай торакта үзенчәлекле мохит хөкем сөрә: даими аралашу мөмкинлеге, яңа танышулар, актив ял итү һәм бай студент тормышы.

Мин гитарада уйный белгәнгә һәм музыка белән кызыксынганга күрә, колледжда диджей. Бу миңа музыкада үз күнекмәләремне камилләштерергә генә түгел, ә чараларны тагын да кызыклырак итәргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, мин студентлар хезмәт отрядында эшлим. Бу районыбызның предприятиеләренә эшкә урнашырга ярдәм итүче колледжның карьера үзәгенә мөрәҗәгать итү аркылы мөмкин булды. Аграр колледжда укуы бик шәп!».
Сәфиуллина Алинә, 3 курс, «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» белгечлеге, «Транспорт гранты» иясе.
«Колледжда квалификацияле белгечләр эшли, алар үзләренең белемнәрен һәм тәҗрибәләрен безгә, студентларга тапшыралар. Колледж — сыйфатлы белем, өстәмә күнекмәләр алу һәм киләчәк карьера өчен перспективалар мөмкинлеге.

Колледж район оешмалары һәм предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә, бу практика узарга һәм реаль күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә.
Биредә белем алу дәверендә, мин күп яңа дуслар һәм фикердәшләр таптым. Укудан тыш, биредә төрле чаралар, конкурслар һәм кичәләр оештырыла, без вакытыбызны бик яхшы үткәрәбез. Укудан тыш, колледжда үсеш юнәлешләре бик күп. Мин шигырьләр язам һәм иҗади юнәлештә лидер булып торам. Безнең колледжда теләсә кем күңеленә хуш килгән шөгыль таба алачак. Безгә кушыл, тату гаиләбезнең бер өлеше бул!»
Андриянов Алексей, 4 курс, «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге. 2024 елда ТРның махсус стипендиясе иясе, өч тапкыр «Транспорт гранты» иясе.

«Колледж студенты булгач, мин активист юлын башладым. Шул вакытта мин укырга гына түгел, студентлар берләшмәсе тормышына да үз өлешемне кертергә теләвемне аңладым. Дүрт ел буе мин колледжның тулай торагында яшим, биредә үзеңне өйдә сыман хис итәсең. Беренче адымнарымны мин студентлар үзидарәсе активы оештырган чараларда катнашып ясадым. Бу миңа фикердәшләрем белән танышырга һәм студентларның ихтыяҗлары турында белергә мөмкинлек бирде. Тулай торакта мин спорт министры идем, студентлар өчен төрле спорт чаралары һәм турнирлар оештырдым. Соңрак мин тулай торакның старостасы итеп сайландым һәм бу рольдә яшәүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклый, килеп туган проблемаларны хәл итәргә ярдәм итә һәм тулай торактагы тормышны уңайлырак итә башладым.

Озакламый мине колледжның хезмәт һәм иреклеләр министры итеп билгеләделәр. Мин волонтерлык проектларын һәм социаль инициативаларны оештыру белән шөгыльләндем. Ике тапкыр транспорт гранты иясе булдым, бу миңа башлангычларымда шактый ярдәм итте.
Өченче курста, дусларым ярдәме белән, мин колледжның премьер-министры вазифасына сайланырга булдым. Сайлаулар уңышлы узды, һәм мин бу җаваплы вазыйфаны биләдем. Хәзер студентлар тормышын яхшырту өстендә актив эшлим, колледжыбызны үстерүгә һәм студентларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән яңа идеяләрне һәм проектларны гамәлгә ашырам. 2024 елның җәендә Татарстан Республикасы Рәисе стипендиясе белән бүләкләндем.

Минем активист юлым һәр студент үз өлешен кертә һәм колледж тормышын яхшырак итә алуын раслый. Моннан тыш, колледжда мин өстәмә — эретеп ябыштыручы һөнәрен алдым. Уку йорты шулай ук практика узу өчен менә дигән мөмкинлек бирә, анда мин кыйммәтле эш тәҗрибәсе туплый һәм теоретик белемнәрне практикада куллана алдым». Кемдер колледжга башка беркая да укый алмаган укучылар гына бара дип саный. Еш кына урта һөнәри белем базарда бәяләнми дигән фикерне ишетергә мөмкин. Әмма бу алай түгел: соңгы вакытта абруйлы югары уку йортларын тәмамлаучыларга да аларның эш тәҗрибәсе булмау сәбәпле әңгәмәдән соң эш бирүдән баш тарталар. Фирмаларга кәгазь түгел, ә сезнең тәҗрибәгез кирәк. Тәҗрибәне колледжда алгач, сез һәрвакыт эшкә урнаша алачаксыз, ә эш бирүче шулай да югары белемне таләп итсә, аны читтән торып уку бүлегендә дә дәвам итә аласыз.

Әгәр дә сезнең һәм балаларыгызның кая укырга керергә дигән уй белән башыгыз каткан икән, һичшиксез, Алексеевск аграр колледжына килегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев