Алексеевск хәбәрләре

"Заря" газетасы - Алексеевск района

16+
Рус Тат
Актуаль

Алексеевск районы гаиләсе тарихы Җиңүнең халык альманахына керде

27 майда Мәскәүдәге Поклонная тауда урнашкан Җиңү музеенда җиденче халык альманахы – «Онытылмаган Җиңү тарихлары» авторларын бүләкләүнең тантаналы чарасы узды.

Чара Мәскәү шәһәре Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты ярдәме белән үткәрелде.

Быелгы альманах чыгарылышы Мәскәү өчен барган сугышның 85 еллыгына багышланган. Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән авторлар тарафыннан 13 меңнән артык эш килгән. Үзләренең хикәяләрен һәм очеркларын Мәскәү, Камчатка һәм Хабаровск крайлары, Татарстан, Башкортстан һәм Кырым республикалары, шулай ук илнең күп кенә башка төбәкләрендә яшәүчеләр юллаган.

Россия Геройлары, Советлар Союзы Геройлары һәм Социалистик Хезмәт Геройлары кергән жюри Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгына багышланган иң яхшы 85 эшне сайлап алган.

Конкурс җиңүчеләре арасында Алексеевск районында яшәүче Наилә Клементьева да бар. Аның Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында язылган очеркы «Онытылмаган Җиңү тарихлары» җиденче халык альманахына кертелгән.

– Миңа беренче тапкыр Мәскәүдә булырга насыйп булды. Россия Геройлары Сергей Липовой, Вячеслав Сивко, Аркадий Корольков, Александр Даркович, Владимир Захаров, Владимир Михайлов, Иван Шиц һәм Борис Дудко кулларыннан бүләк алу аеруча дулкынландыргыч булды. Тантана Поклонная таудагы Дан залында узды. Чараны Александр һәм Екатерина Стриженовлар алып барды, ә бәйрәм рухын Денис Майданов һәм «Рондо» төркеме чыгышлары тудырды. Балачактан ук Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарымның тарихы китапта басылып чыгуын хыяллана идем. Һәм бу хыялым чынга ашты, – дип уртаклашты тәэсирләре белән Наилә Клементьева.

«Онытылмаган Җиңү тарихлары» халык альманахының барлык материаллары Россия Кораллы Көчләренең төп храмы каршындагы «Патриот» хәрби-патриотик паркында урнашкан «Хәтер юлы» мультимедиа музей комплексына, шулай ук Поклонная таудагы Җиңү музеена мәңгелек саклауга тапшырылачак.

Мондый әһәмиятле патриотик проектта катнашу авторның шәхси казанышы гына түгел, ә Җиңүчеләр буыны турында истә-лекне һәм аларның каһарманлык батырлыгын саклауга зур өлеш тә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев