Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алексеевск районында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллар советы киңәшмәсе узды

ТР мөселманнары Диния нәзарәте аксакаллары Алексеевскида яңа төзелеп килә торган мәчеттә булдылар һәм елга йомгаклар ясадылар.

Киңәшмәдә катнашучылар яңа төзелеп килүче “Әлфәт”  мәчетендәге эш барышы белән таныштылар һәм төзелеш инициаторлары Суниевлар гаиләсе белән очраштылар. Район мәдәният йортында азык-төлек җитештерүчеләрнәң күргәзмәсе узды, алар үз продуктларын хәләл ысул белән әзерлиләр.

Йомгаклау киңәшмәсендә катнашучыларны Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов сәламләде.

“Районыбызда 12 мөселман мәхәлләсе, мәчет каршында якшәмбе мәктәбе эшли, яңа мәчет төзелә. Инде ничә еллар рәттән, изге Рамазан аенда көн саен ифтар уздыру традициясе бар. Өстәвенә, бу эштә правослау динендәге алексеевскилылар да катнаша. Ә бүгенге чара Татарстан халыкларының һәм конфессияләренең бердәмлеген тагын бер кат раслый”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Татарстанның барлык районнары вәкилләре аксакаллар советы эшенә йомгак ясадылар һәм бер елга планнар билгеләделәр.

Аксакаллар ассызыклаганча, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән һәм бу тематик ел кысаларында үз алдына берничә бурыч куйган. Алар арасында-республиканың мәктәпләрен, балалар бакчаларын һәм шифаханәләрен хәләл азык белән тәэмин итү; Татарстан вузларында татар телле белгечләр әзерләү өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыру; Татарстан мөхтәсибәтләрендә татар-мөселман туристик маршрутларының активлыгын арттыру.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм ТР мөфтиенең беренче урынбасары                  Илфар хәзрәт Хәсәнов Алексеевск районы тәҗрибәсен югары бәяләделәр. Кунаклар районның барлык мәктәпләренә хәләл продукция белән тәэмин итүне җайга салган “Эдем” предприятиесе җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Йомгаклау киңәш-мәсендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Фоат Вәлиев һәм Камил Нугаев катнашты. Утырыш барышында аксакаллар советы җитәкчеләренә һәм әгъзаларына ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм аксакаллар советы бүләкләре тапшырылды. Район башлыгы Сергей Демидов ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, шулай ук  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән Ринат Суниев, “Алексеевскдорстрой” ААҖ  директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев Татарстан мөфтиенең 30 еллыгы медале белән бүләкләнде, Алексеевск районы аксакаллары рәисе Нургаен Исхаков ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең аксакаллар советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, Алексеевск районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән Түбән Тигәнәле имам-хатыйбы Габделхәй хәзрәт Сабиров һәм Юеш Көрнәле мәчетенең имам-хатыйбы Рәшит хәзрәт Җәләлетдинов бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев