Алексеевск районында «Тормышка 10 000 адым» бөтенроссия акциясе узды
Чара «Юлчы» паркында үтте һәм район халкын, нигездә, өлкән буын вәкилләрен берләштерде.
Акция сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән һәм «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге проектның төп бурычларының берсе — тормыш сыйфатын күтәрү һәм даими физик активлыкка гадәт формалаштыру.
Акцияне оештыручы — Россия Фе-дерациясе Спорт министрлыгы ярдәмендә «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомумроссия җәмәгать оешма-сы. Ел саен бу инициативаны илнең төрле төбәкләре һәм муниципалитетлары хуплап кушыла.
Бу юлы катнашучылар «Юлчы» паркы территориясе буйлап символик дистанция үтте. Болытлы һава торышына карамастан, кәефләр чын мәгънәсендә язча булды — ел-маюлар, җанлы аралашу һәм сәламәтлек өчен файдалы вакыт үткәрү теләге белән. Күпләр өчен бу гади йөрү генә түгел, ә очрашу, аралашу һәм уңай эмоцияләр алу мөмкинлеге дә булды.
«Без мондый чараларга бик шат. Без-нең пенсионерлар һәрвакыт теләп катнаша, мондый активлыкны ярата. Бу — аралашу да, хәрәкәт тә. Ә хәрәкәт — ул тормыш», — дип билгеләп үтте ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Елена Макарихина.
Акциягә яшь буын вәкилләре, «Бе-ренчеләр хәрәкәте» катнашучылары, шулай ук «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре дә кушылды, алар инициативаны һәм актив тормыш рәвешен хуплады.
Катнашучылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар файдалы гадәтләр формалаштырырга ярдәм итә һәм яхшы традициягә әверелә. Җәяү йөрү сәламәтлекне саклауның иң гади һәм нәтиҗәле ысулларының берсе булып кала, ул махсус әзерлек таләп итми.
Алексеевск районында мондый акци-яләр елдан-ел популярлаша һәм төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, аларны уртак максат — сәламәтлекне саклау һәм актив тормыш рәвеше алып бару теләге берләштерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев