Алексеевскида булачак әниләргә йөрәк җылысы бүләк иттеләр
Россиядә елга ике тапкыр билгеләп үтелә торган Йөкле хатын-кызлар көне Алексеевск районында җылы очрашу өчен сәбәп булды.

«СинЭнергия» яшьләр үзәгендә булачак әниләргә багышланган җылы һәм эчкерсез чара узды.
Очрашуның башыннан ук бәйрәм рухын «Бал корты» балалар бакчасы тәрби-яләнүчеләре тудырды — нәниләр әниләр турында йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр сөйләп, катнашучыларга елмаюлар һәм ихлас хисләр бүләк итте. Балалар әти-әниләре белән бергә открытка һәм кул эшләре дә әзерләгәннәр, аларны зур җылылык белән булачак әниләргә тапшырдылар.
Бу көнне үзәккә булачак әниләр, шулай ук Алексеевск үзәк район хастаханәсе, ЗАГС, социаль фонд һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкил-ләре җыелды. Чарага чиркәүдән шәфкать туташлары да кушылды — алар очрашуга аерым җылылык һәм кайгыртучанлык өстәде.
Белгечләр хатын-кызларга йөклелек чорында һәм бала тугач күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде: медицина күзәтүе, социаль түләүләр, психологик ярдәм һәм башка мөһим юнәлешләр турында мәгълүмат бирде.
Аеруча игътибарны бүләкләр тапшыру тантанасы җәлеп итте. Шәфкать туташлары булачак әниләргә кечкенә иконалар, шулай ук сабыйлар өчен носки-пинеткалар бүләк итте — бу кайгыртучанлык, мәхәббәт һәм яңа тормыш көтү символы.
Мәгълүмати өлештән соң катнашучыларны иҗади мастер-класска чакырдылар. Би-редә һәркем үз куллары белән булачак сабые өчен беренче йомшак уенчык ясый алды. Бу мавыктыргыч шөгыль генә түгел, ә сабый белән очрашуны көтү хисләре белән тулы үзенчәлекле мизгел дә булды.
— Безнең өчен мондый очрашулар оештырылуы бик күңелле. Монда файдалы мәгълүмат кына түгел, ә игътибар һәм ярдәм дә тоясың. Ә үз кулларым белән ясалган уенчык балам өчен беренче бүләк булачак, — дип уртаклашты катнашу-чыларның берсе.
Чара истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Булачак әниләр көне тагын бер кат шул хакта искәртте: әлеге үзенчәлекле чорда хатын-кызларга игътибар һәм кайгырту бик мөһим, ә ярдәм һәм җылы караш бала көтүне тагын да шатлыклырак һәм тынычрак итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев