Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алексеевскида машина йөртүчеләрнең исереклек билгеләре булуына массакүләм тикшерүләр узачак

Күрелгән чараларга карамастан, исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүне профилактикалау һәм булдырмау белән бәйле мәсьәләләр актуаль кала.

Шуңа бәйле рәвештә Алексеевск районы дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларга юл куймау буенча профилактика  чаралары уздырачаклар.

Шул ук вакытта руль артына эчкән килеш утыру проблемасы ял һәм бәйрәм көннәрендә аеруча кискен тора. Күпчелек машина йөртүчеләр такси хезмәтеннән файдаланасы урынга, үз машиналарының руле артына утыралар, үз тормышларын һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны да куркыныч астына куялар. Административ җәза көчәйтелүе дә аларны туктатмыйхәзерге вакытта мондый машина йөртүчегә 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм (штраф белән бергә) транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итү яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев