Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алексеевскилы Сергей Назаренко онкология белән авыручы балаларга 65 яңа ел бүләге тапшырды.

Ел саен районыбызда, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр яңа ел бәйрәмнәрендә Балалар республика клиник хастаханәсендә дәвалануда булган балалар өчен акча җыю акциясенә кушыла.

Быел да искәрмә булмады. Уртак тырышлык белән йөз мең сумга якын акча җыелды. Акциягә күптәнге катнашучылар да кушылды. Бу – Чистайдан «Партнер» кибете директоры Виктор Пузанков һәм эшмәкәр Ольга Полосухина, Лебедино авыл җирлеге башлыгы Юрий Тюкарев, Түбән Камадан «Магнит» челтәре кибетләре хезмәткәрләре, «Эдем» һәм «Татэнергосбыт» предприятиесе коллективы. Акчаларны Бөгелмә, Казан, Зәй, Әлмәт, Чистай шәһәрләреннән, шулай ук Сергейның туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары җибәрделәр. Бик күп олы яшьтәге кешеләр акча җыюга үз өлешләрен кертте. Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр кечкенә фәрештә сыннары ясап, аларны яңа ел пакетларына салдылар.

Казанга барыр алдыннан Сергей Воскресенск чиркәве настоятеле, протоиерей Павел Чурашовның хәер-фатихасын алды. Рухани бүләкләргә изге су сипте, юлга кузгалыр алдыннан догалар укыды.

«Балаларга бәйрәм кирәк. Алар бу дөньяны уңай яктан кабул итәргә, аларга яхшылык һәм сәламәтлек теләүче кешеләр барлыгын белергә тиеш. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең барлык яхшы башлангычларында да ярдәм итсен», - дип билгеләп үтте Павел атакай.

«Бүләкләр җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт. Бүләкләрнең күп өлешен без Балалар республика клиник хастаханәсендә дәваланган балаларга тапшырдык, ә берничәсен Алексеевскидагы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бирдем. Алар арасында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре дә бар», - дип сөйли Сергей Назаренко.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев