Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алексеевскилылар герой белән хушлаштылар

Алексеевскида Украинада һәлак булган Евгений Борисов белән хушлаштылар.

Соңгы юлга озату Җиңү паркында узды.

Алексеевскилылар читтә калмады һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булучының гаиләсе белән югалту ачысын бергә уртаклаштылар. Хушлашу тантанасына бик күп кеше килгән иде: туганнары, танышлары, дуслары, сыйныфташлары һәм район үзәгендә яшәүчеләр.

Район башлыгы Сергей Демидов мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, гаиләгә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

«Без бүген Ватанны саклауда батырларча һәлак булган Евгенийны соңгы юлга озатырга килдек. Ул доброволец булып китте, үзен илебезнең чын улы, лаеклы һәм кыю сугышчысы буларак күрсәтте. Аның батырлыгы һәрвакыт безнең йөрәкләрдә сакланачак», - диде Сергей Демидов.

Юату сүзләре белән протоиерей Павел Чурашов та чыгыш ясады.

Бистәбезнең 1нче мәктәбен тәмамлаган Евгений бу җәйдә шәхси хәрби компаниягә доброволец буларак китте һәм ДНРда Бахмут шәһәре штурмында һәлак булды.

«Женя үз иленең патриоты булды һәм үз теләге белән Украинага китте. Ул беркайчан эштән курыкмады, һәрвакыт ачык һәм ярдәм итәргә әзер иде. Аны соңгы юлга озатырга ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да зур рәхмәт», - диде аның тол калган хатыны Анастасия.

Евгенийның өч баласы ятим калды. Хушлашу тантанасында аның улы Арсений әтисенең бүләкләрен тотып барды: «Кыюлык һәм батырлык өчен» кресты, «Кан һәм батырлык өчен» кресты һәм «Окоп кресты».

Герой безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев