Алексеевскилылар Советлар Союзы Герое Николай Мамоновны искә алдылар
27 сентябрьдә Бөек Ватан сугышы вете-раны тууына 103 ел тулды.
Эчке эшләр министрлыгы ветераннары һәм Алексеевск сөт заводы хезмәткәрләре заводка кергән җирдә эленеп торган истәлек тактасы янына чәчәкләр салдылар, сугышка кадәр Николай Васильевич биредә эшләгән. Ветераннар белән бергә гамәлдәге полиция хезмәткәрләре дә Җиңү паркында Советлар Союзы Герое бюстына чәчәкләр салдылар.
Эчке эшләр министрлыгы ветераннары Советы рәисе Рәфис Шиһапов ветераннар оешмасы әгъзаларының ел саен Балтыйк буе илләрен азат иткәндә һәлак булган якташыбызны искә алуларын билгеләп үтте.
«Советлар Союзы Герое исемен йөрткән Мамоново шәһәре белән без тыгыз элемтәдә торабыз. Төрле елларда анда 1нче мәктәп укытычысы Нина Васильевна Шалкинскаяның укучылары, хәрби ко-миссар Самойлов була. Аларның визиты турындагы мәгълүматлар шәһәр музеендагы истәлекле китапта теркәлгән. Чәчәк салудагы фотоларны мин Санкт-Петербургка, Николай Василевичның кызы Валентина Николаевна Мамоновага җибәрдем. Ул алексеевскилыларга әтисен искә алулары өчен рәхмәт белдерде», - ди Рәфис Шиһапов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев