Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Күп еллар дәвамында ведомстволарның структурасы һәм атамалары алышынды, әмма иң мөһиме үзгәрешсез калды: эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт законлылык һәм хокук тәртибе сагында тора, гражданнарның тормышын һәм тынычлыгын саклый, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклый. Нәкъ менә алар закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан хокук сакчыларына шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

«Агымдагы елда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре тарафыннан киберҗинаятьчелек, коррупция, наркотикларның легаль булмаган әйләнеше, экстремизмга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча күп нәрсә эшләнде. Миграция процессларын контрольдә тоту, юл хәрәкәте иминлеге, хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләренә сизелерлек игътибар бирелде. Республикабызда узган зур иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында иминлек һәм хокук тәртибе тулы күләмдә тәэмин ителде», - дип искәртте ТР Хөкүмәте башлыгы.

«Эчке эшләр органнары ветераннарына зур рәхмәт белдерәм. Сез яшь хезмәткәрләрнең формалашуына гаять зур өлеш кертәсез, аларга бай тәҗрибәгезне тапшырасыз, һәлак булганнарның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәсез. Республика җитәкчелеге эчке эшләр органнарының барлык хезмәткәрләренә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтләре, үзләре сайлаган эшкә тугры калганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерә», - дип өстәде Песошин.

«Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим», - дигән сүзләр белән төгәлләде үзенең котлавын Татарстан Премьер-министры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев