Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Актуаль

Апрель үзгәрешләре: район халкына нәрсәләрне белү мөһим

2026 елның 1 апреленнән Россиядә берничә закон үзгәреше үз көченә керә.

Алар күп түгел, әмма кайберләре көндәлек тормышка турыдан-туры кагыла — пенсияләрдән алып сатып алуларга һәм документлар рәсмиләштерүгә кадәр.

Район халкы өчен әһәмиятле төп яңа-лыкларга күз салыйк.

Пенсияләр һәм социаль түләүләр арта

Апрельдән социаль пенсияләр 6,8 процентка индекса-цияләнә. Арту хезмәт стажы җитәрлек булмаган гражданнарга, шулай ук инвалидларга һәм туендыручысын югалтканнарга кагылачак.

Моннан тыш, аерым категория гражданнарга түләүләр дә артачак: Бөек Ватан сугышы ветераннарына, чакырылыш буенча хезмәт иткән хәрбиләргә, радиация һәм техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә.

Мөһим: яңадан исәпләү автоматик рәвештә башкарылачак — гариза бирергә кирәкми.

Декларация кампаниясе башланды

30 апрельгә ка-дәр 2025 ел өчен ке-ремнәр турында хисап бирергә кирәк. Бу милек саткан, торак арендага биргән, чит илдән керем алган яки отышлар алган ке-шеләргә кагыла.

Салымны 15 июльгә кадәр түләргә кирәк. Вакытында түләмәү өчен штрафлар ка-ралган.

Рассрочка кагыйдәләре үзгәрде

С 1 апрельдән рассрочка сервисларына яңа таләпләр кертелде. Сатып алучылар өчен төп шартлар:

✔рассрочка вакыты 6 айдан артмаска тиеш;

✔яшерен комис-сияләр тыела;

✔товар бәясе үзгәрергә тиеш түгел;

✔бурычны вакытыннан алда штрафсыз түләргә мөмкин.

Әгәр сумма 50 мең сумнан артык булса, рассрочка турында мәгълүмат кредит та-рихына кертеләчәк.

Кредит алу катлаулана

Банклар хәзер рәсми керемнәрне генә исәпкә алачак. «Соры» хезмәт хаклары һәм расланмаган керемнәр исәпкә алынмый.

Моннан тыш, кредит тарихы булмаган очракта кредит бирмәү ихтималы шактый арта.

Кредитлар буенча артык түләү чикләнде

Кыска сроклы займнар (бер елга кадәр) буенча процентлар һәм штрафлар суммасы кредит күләменең 100 процентыннан артмаска тиеш. Элек бу чик югарырак иде.

Бу яңалык заемчыларны артык бурыч йөкләмәсеннән саклау максатыннан кертелде.

Кунакханәгә паспортсыз урнашырга мөмкина

Апрельдән кунак-ханәләрдә шәхесне «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша расларга мөмкин. Моның өчен мәгълүматны смартфоныгыздан күрсәтү җитә.

Бу кунакханәләрдә, санаторийларда һәм башка урнашу урыннарында теркәлүне җиңеләйтәчәк.

Беренче сыйныфларга кабул итү башланды

1 апрельдән мәк-тәпләр булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан гаризалар кабул итә башлады.

Июнь ахырына кадәр яшәү урыны буенча һәм льготалы категориядәге балалар кабул ителә. Аннары — буш урыннар булганда — калган балалар да алына.

Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» аша яки мәктәпкә шәхсән барып бирергә мөмкин.

Салым бурычлылары өчен яңа кагыйдәләр

Әгәр кешенең бурычы бар һәм акчасы җитми икән, аны судка мөрәҗәгать итмичә милек хисабына түләтергә мөмкин булачак.

Шул ук вакытта түләтүгә керми торган милек исемлеге саклана (мәсәлән, беренче кирәк-яраклар).

Практикада бу нәрсәне аңлатае

Апрель үзгәрешләре берничә өлкәгә — социаль ярдәмгә, финансларга һәм көндәлек хезмәтләргә кагыла.

Күпчелек кешеләр өчен иң мөһиме — пенсияләр артуы, кредитлау кагый-дәләренең үзгәрүе һәм санлы сервислар аша хезмәтләр алуның җиңелләшүе.

Белгечләр финанс йөкләмәләргә игътибарлы булырга һәм штрафлардан саклану өчен салым хисапларын вакытында тапшырырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев