“Ахмат” сугышчыларыбызга ярдәмгә
Алексеевскилы Лисичанскида булган Татарстан сугышчыларына “Ахмат” бронеавтомобилен илтеп бирде.
ТР Хөкүмәте шәхси составны саклау һәм солдатларыбызның хәрби рухын саклау өчен автомобиль тапшырды.
ДОСААФның Алексеевск җирле иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Илфат Җаббаров Украинаның Лисичанск шәһәре районында махсус операциядә катнашучы доброволецлар өчен хәрби техниканы озатып барды. Машина татарстанлыларга республика Хөкүмәтеннән ДОСААФ линиясе буенча тапшырылды. Сугышчылар ТР җитәкчелегенә кирәкле һәм вакытлы бүләк өчен рәхмәт белдерделәр, ул Украина милләтчеләре белән көрәштә ярдәм итәчәк.
«Бу күптән түгел Яр Чаллыда чыгарыла башлаган яңа машина. Республика ДОСААФ җитәкчелеге кушуы буенча мин элегрәк «Алга» батальоны доброволецларына «Ахмат» бронеавтомобилен илтеп бирдем инде. Хәзер менә тагын бер машина безнең сугышчыларга китерелде. Алар аңа бик канәгать һәм республика тарафыннан күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтле. Броневикны шәһәргә үк илтеп бирү планлаштырылган иде, әмма анда хәзер кие-ренке вәзгыять, атулар, шуңа күрә вәкилләр безне шәһәр читендә каршы алдылар һәм машинаны кабул иттеләр», - ди Илфат Җаббаров.
“КамАЗ” заводында җитештерелгән яңа машинаны билгеләнгән урынга кадәр ике тәүлектән артык илткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев