Безнең геройлар: медик Евгений Зайцев коткарган гомерләр
Бу санда сугышның беренче көненнән Украинада махсус хәрби операциядә кат-нашучы Шәмә егете турында сөйләячәкбез.
Бу санда сугышның беренче көненнән Украинада махсус хәрби операциядә кат-нашучы Шәмә егете турында сөйләячәкбез.
Евгений белән без очраклы гына очраштык, ул ялга кайткан, һәм эшләр буенча район үзәгенә килгән иде. Ул Украинадагы хезмәт итүе турында сөйләвен сорагач, бик теләп җавап бирде. Егет җиде ай алгы сафта булса да, аның буенча сугышта катнашучы дип әйтеп булмый: тыныч, гади, ярдәмчел. Аның карашы гына бик җитди - ут астында ярдәм күрсәтергә һәм үзенең сугышчан иптәшләрен алгы сызыктан чыгарырга туры килгән хәрби медицина хезмәткәренең карашы.
Евгений балачактан хәрби булырга хыяллана һәм һәрвакыт моңа омтыла. Шуңа да Чистай медицина көллиятен тәмамлауның өченче көнендә ул армиягә китә, ә яшь сугышчы курсларыннан соң контракт буенча беренче танк ротасы, беренче танк полкы, беренче танк батальоны, Таман дивизиясенең 2 нче гвардиясендә санинструктор була. Егет үз мәгълүматларын ачудан курыкмый, чөнки ул әйткәнчә – алар болай да барысын да белә.
“Аларның бер билгеле сайтында минем турында бөтен мәгълүмат болай да куел-ган: часть номеры, социаль челтәрләрдәге битләр һәм телефон номеры. Алар бервакыт хәтта әниемә шалтыратып мине үлгән дигәннәр. Бу август аенда Изюмнан чыгарга бер ай калгач булды. Ул вакытта мин бер атна өйгә шалтырата алмадым, һәм алар бу вакытта әти-әниемә шалтыратып мине яраланды һәм әсирлектә дип куркыталар. Дәвалануга 50 мең сум акча күчерүне таләп итәләр, яки улыгызны башка күрмәячәксез, диләр. Әниләр бернәрсә дә җибәрмиләр, һәм күрәсең шуңа, биш көннән соң алар мине үлде дип хәбәр итәләр. Ә бер-ике көннән соң минем үземә шалтырату мөмкинлеге туды. Бу вакытта әнием белән нәрсәләр булганны күз алдына китерү дә авыр, ул “улым синме?” ә мин аңа җавап бирәм – “Әйе, әни, нәрсә булды?” ник елыйсың дим, трубканы әти алды һәм барысын да аңлатты. Ярар әле әтиемнәр аларга бернәрсә дә җибәрмәгән, алар гөнаһтан бер дә куркмый. Шуңа күрә кемнәрдер мондый хәлдә калса, акча җибәрергә кирәкми, органнарга яки хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, - дип киңәш итә Евгений Зайцев.
Аның әтисе дә, әнисе дә медицина хезмәткәрләре – әтисе Василий Павлович Зирекледә, ә әнисе Елена Евгеньевна Шәмәдә фельдшер булып эшлиләр. Алар Чистай медицина училищесында укыганда танышалар, аннары аларның уллары да шул уку йортын тәмамлый. Евгений әйтүенчә, анда белем югары дәрәҗәдә бирелә, бу аңа алгы позициядә яраланган солдатларга һәм гади халыкка ярдәм күрсәтергә бик тә ярдәм иткән. Әти-әнисе дә шулай ук үз киңәшләре белән ярдәм итәләр. «Телефон аша сөйләшкәндә, мин алардан кайвакыт кайбер мизгелләр турында сорыйм, әтием миңа нәрсә эшләргә кирәклеген әйтә, әнием киңәшләр бирә. Ә гомумән алганда, бу уку йортында алган белемнәрем кешеләргә ярдәм итү өчен җитәрлек. Махсус хәрби операция зонасында булган вакытта минем кемгә һәм ничә тапкыр ярдәм иткәнемне санавы кыен. Үз ротамда мин бердән-бер медицина хезмәткәре һәм беренче чиратта миңа үз частебезнең, башка бүлекчәләрдән хезмәттәшләрем һәм, әлбәттә, җирле халык мөрәҗәгать итте. Мин барысына да көчемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштым. Көнгә ким дигәндә 5-7 мөрәҗәгать итүче була. Бервакыт мин бик нык авырдым, бердә көчем юк иде, температурам югары, көчкә утырам һәм күрше частьтан сугышчыны дәваларга алып килүләрен ишеттем. Алар: «Сезнең Зайцев фамилияле бик әйбәт медигыгыз кайда?» - дип сорыйлар, ә минем бердә көчем юк... Әмма үземдә көч табып, күршеләргә булыштым. Җиде ай эчендә төрле хәлләр булды. Бервакыт дүрт сәгать дәвамында көрәш барды һәм бу вакыт эчендә мин подвалда башы яраланган кешегә ярдәм күрсәттем. Госпитальгә озату мөмкинлеге юк иде, һәм мин аны шул вакыт эчендә карап тордым: авыртуны баса торган уколлар кададым, ярасын бәйләдем, йокыга китәргә бирмәдем. Аннары аны алып киттеләр һәм соңыннан ишетүем буенча, ул операциядән соң исән калган. Җирле халык еш мөрәҗәгать итә, алар өчен без бердәнбер ярдәм итә алырдай кеше», - ди санинструктор.
Евгений махсус операциядә катнашуы турында бик күп сөйләде, шуңа күрә киләсе саннарда без хәрби медикның көнкүреше, Украина халкының безнең солдатларга карата мөнәсәбәте, чит илнең яллы гаскәрләре һәм башкалар турында тулырак сөйләрбез. Укучыларыбыз үз гомерләрен кызганмый Ватанны саклаган, алгы позициядә булган кешеләргә ярдәм күрсәтүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңласыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев