Биләр укучылары «Музейлар төнендә» үзләрен сынап карый
Биләрдә киләчәккә өстенлек бирәләр — биредә мәктәп эскәмиясеннән үк туризм һәм кунакчыллык өлкәсендәге һөнәрләргә кызыксыну формалаштыралар.
Җирле мәктәп базасында туристик сыйныфлар ачылган, анда укучылар инде бүген үк киләчәктә үзләренең һөнәри юлын билгеләргә мөмкин булган беренче белем һәм күнекмәләр ала. Укыту ике сигезенче сыйныф укучылары өчен оештырылган. Атнага бер тапкыр алар «Туризм һәм кунакчыллык» юнәлеше буенча дәресләргә йөри. Программа укучыларга төп белемнәр бирү белән генә чикләнмичә, ә тармакның күпкырлы-лыгын да күрсәтүгә юнәлтелгән: туристлар белән эшләүдән алып маршрутлар оештыруга кадәр, туган якның тарихи-мәдәни мирасын тирәнтен аңлауга кадәр.
Укучылар белән Казаннан һәм Зөя утрау-шәһәреннән чакырылган укытучылар, шулай ук Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров эшли. Биләр тарихын өйрәнүгә аерым игътибар бирелә — бу туризм үсеше өчен төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Алга таба дәресләргә башка бел-гечләрне дә җәлеп итү планлаштырыла, бу укучыларга һөнәрнең төрле яклары белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге бирәчәк.
Туристик сыйныфлар булдыру инициативасы «Яшь армияче» яшүсмерләр клубы директоры Андрей Чугуровка карый. Проект инвестор Алексей Дмитрошкин ярдәмен алды, бу укытуны башлап җибәрергә генә түгел, ә аны профильле белгечләр катнашында югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирде.
Укытучы Фәридә Бибарс билгеләп үткәнчә, курсларның төп максаты — укучыларны кызыксындыру һәм бу өлкәдә ачыла торган мөмкинлекләрне күрсәтү:
— Безнең максат — балаларга туризм һәм кунакчыллыкның бер генә һөнәр түгел, ә күптөрле юнәлешләр җыелмасы булуын күрсәтү. Кемдер кешеләр белән эшли ала, кемдер чаралар оештыру белән шөгыльләнә, кемдер тарихны тирәнтен өйрәнә. Безгә укучыларны мавыктыру, аларга үзләре яшәгән җирнең кыйммәтен тоярга ярдәм итү һәм үз-үзләрен туган районда да тормышка ашырып булуын аңлату мөһим.
Укыту программасы ике елга исәпләнгән. Бу вакыт эчендә укучылар теоретик белемнәр генә алып калмыйча, практик тәҗрибә дә туплаячак. Курслар тәмамлан-гач, аларга үзләренең туристик проектларын эшләп якларга туры киләчәк. Бу йомгаклау эше булачак һәм алган белемнәрне практикада ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.
Укуны уңышлы тә-мамлау сертификат белән расланачак, ул профильле уку йортла-рына кергәндә мөһим роль уйнарга мөмкин. Шулай итеп, мәктәптә үк укучылар аңлы рәвештә белем алу траекториясен төзи башлый.
Практик юнәлеш — укытуның төп принципларының берсе. Укучылар инде Казанда булып, туристик маршрутлар белән танышты, әһәмиятле объектларны карады һәм бу өлкәдә эш ничек оештырылуын күрде. Мондый сәфәрләр карашны киңәйтеп кенә калмыйча, һөнәрне «тере» рәвештә күрергә дә мөмкинлек бирә.
Алда — Зөя утрау-шәһәренә һәм рес-публиканың башка туристик үзәкләренә сәфәрләр планлаштырыла. Бу укучыларга эшнең төрле форматларын чагыштырырга һәм кайсы юнәлеш үзләренә якынрак икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
Алынган белемнәрне укучылар якын арада ук куллана алачак. Җәй көне алар Биләрдә гамәлгә ашырыла торган туристик программаларда катнашачак һәм җир-ле мәйданчыкларда кунаклар белән эшләп карый алачак. Бу алар өчен беренче практик тәҗрибә булачак, ә ул һөнәри үзбилгеләнеш этабында аеруча мөһим.
Аерым этап булып 16 майда Арбузовлар йорты-музеенда үтәчәк «Музейлар төне» акциясендә катнашу тора. Биредә укучылар чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашачак, бу аларга җаваплылыкны һәм аудитория белән эшләү үзенчәлекләрен практикада тоярга мөмкинлек бирәчәк.
Мондый проект-ларның территория үсеше белән турыдан-туры бәйле булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Бүген Биләр туристик үзәк буларак позицияләрен ныгыта. Планнарда — гамәлдәге объектларны яңарту һәм төрле төбәкләрдән кунаклар кабул итә алачак яңа мәйданчыклар төзү.
Инфраструктура үсе-ше кадрлар әзерләүне дә таләп итә. Нәкъ менә шундый белем бирү инициативалары бу мәсьәләне системалы рәвештә — кече яшьтән үк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Укучылар һөнәр белән генә танышып калмый, ә үз белемнәрен куллану өчен реаль мөмкинлекләрне күрә.
Мәктәп директоры Марина Климова билгеләп үткәнчә, балаларның дәресләргә кызыксынуы арта:
— Балалар өчен бу өстәмә дәресләр генә түгел, ә яңалык белү һәм үзләрен реаль эштә сынап карау мөмкинлеге. Без аларның туган як тарихына, кешеләр белән аралашуга, чаралар оештыруга кызыксынулары артуын күрәбез. Бу — һөнәри үзбилгеләнештә мөһим адым.
Тәрбияви аспект та зур әһәмияткә ия. Туризм һәм кунакчыллыкны өйрәнү аша укучылар үзләренең кече Ватанын тирәнрәк аңлый, аның тарихын һәм кыйммәтен яңача кабул итә. Территория үсеше өчен җаваплылык һәм катнашлык хисе формалаша.
Мондый эш һөнәри юнәлеш бирүнең бердәм системасын төзергә мөмкинлек бирә — мәктәптәге беренче адымнардан алып киләчәктә эшкә урнашуга кадәр. Яшьләр алдында реаль сайлау мөмкинлеге барлыкка килә: китәргәме яки туган җирендә калып үзен тормышка
ашырыргамы.
Нәкъ менә шундый инициативалар — кечкенә террито-рияләрнең киләчәге. Биредә икътисад, туризм һәм социаль өлкә үсеше үз кадрларын әзерләү белән турыдан-туры бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев